Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Мөһим җиңү

Татарстанда Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәшчеләр турниры үткәрү матур традициягә әйләнде. Безнең батырлар командасы "Ватаным Татарстан" республика газетасы тарафыннан герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә оештырылган татар-башкорт милли спорт көрәше буенча ачык республика ярышларыннан мактаулы дүртенче урынны яулап кайтты. 16-19 февральдә барган киеренке ярышта 50 команда составында 430 көрәшче катнашты. Ун катнашучы...

Татарстанда Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәшчеләр турниры үткәрү матур традициягә әйләнде.

Безнең батырлар командасы "Ватаным Татарстан" республика газетасы тарафыннан герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә оештырылган татар-башкорт милли спорт көрәше буенча ачык республика ярышларыннан мактаулы дүртенче урынны яулап кайтты. 16-19 февральдә барган киеренке ярышта 50 команда составында 430 көрәшче катнашты. Ун катнашучы арасыннан Нәфис Миңнебаев белән Радик Фәйзуллин барыннан да яхшырак күрсәткечләргә ирештеләр. Турнир Яр Чаллыда узды һәм республиканың төрле почмакларыннан, илнең башка төбәкләреннән иң тәҗрибәле көрәшчеләрне җыйды.

Реклама

Үзебезнең команданы ярышта югары нәтиҗәләргә ирешүе белән котлыйбыз. Шулай дәвам итегез, егетләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев