Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Милли көрәш – милләтебез горурлыгы (ФОТО)

Татарны татар итеп таныткан, аны милләт буларак саклап калган, мин - татар дип горурланырга этәргән төп өч-дүрт әйберне санагыз дисәләр, безнең күбебез, тел, дин, җыр-моң, милли ризыклар һәм, әлбәттә, татарча милли көрәш диячәк. Республикада да, район җирлекләрендә дә милли көрәшнең мөһимлеген аңлыйлар, аны күтәрәләр, аның белән шөгыльләнәләр. Бәйгеләр дә аның...

Татарны татар итеп таныткан, аны милләт буларак саклап калган, мин - татар дип горурланырга этәргән төп өч-дүрт әйберне санагыз дисәләр, безнең күбебез, тел, дин, җыр-моң, милли ризыклар һәм, әлбәттә, татарча милли көрәш диячәк. Республикада да, район җирлекләрендә дә милли көрәшнең мөһимлеген аңлыйлар, аны күтәрәләр, аның белән шөгыльләнәләр. Бәйгеләр дә аның саен узып тора.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына ике дистә елдан артык үткәрелеп килгән татарча көрәш ярышының быелгысында Биектау районы командасы икенче урынга лаек булды.

Ярышлар 21 һәм 22 октябрь көннәрендә Казанда, "Ак Барс" көрәш сараенда узды. Ярышларда республикадан 52 команда, 327 кеше катнашты. Һәр авырлык категориясендә беренче, икенче һәм өченче урыннарны алган катнашучыларны кыйммәтле призлар, истәлекле кубоклар, чемпион лентасы (1 нче урын өчен), медальләр һәм дипломнар белән бүләкләделәр.

Ярышларда 60 кг авырлык категориясендә беренче урынны Биектау районы егете Нәфис Миңнебаев алды. Көрәшче егет өчен әлеге ярышлар чемпион исеме белән генә истә калмаячак. Ул ярышларның ачылу көнендә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министырының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов кулыннан "Көрәш" буенча Россиянең спорт мастеры таныклыгы һәм значогын да алды.

- Әлеге ярышларга сентябрь урталарыннан ук әзерлек башланды. "Чыршы" лагерында җыеннар булды, спорт комплексында күнекмәләр уздырдык, - дип фикерләре белән уртаклашы Нәфис Миңнебаев. - Ярышларда катнашу һәрвакытта да дулкынландыра. Ә команда белән чыгыш ясау синең өстеңә икеләтә җаваплылык өсти. Максатыбыз команда белән беренче урын алу иде. Кызганыч, ахыргы көнне бераз гына беренче урын алган командадан калыштык. 12-14 ноябрь көннәрендә Татарстан беренчелеге өчен ярышлар булачак, хәзер шуңа әзерләнәбез.

Реклама

130 килограммнан артык авырлык категориясендә икенче урынга Биектау районы вәкиле, танылган көрәшче, данлыклы Илдар Аббасов лаек булды. Шунысын әйтергә кирәк, тәҗрибәле, биш тапкыр дөнья чемпионы исеменә лаек булган Илдар Аббасов команданы ярышларга өлкән тренер буларак та әзерләде. Нәфис Миңнебаев һәм Данис Сәләхетдиновлар да командага күнекмәләр уздыруда ярдәм иттеләр.

Ике көн дәвамында көрәшеп, призлы урынга чыга алмасалар да, ике, өч әйләнеш узып, дүртенче, бишенче һәм алтынчы урыннарны яулап, җыелма команадага алтынга тиң очколар китергән көрәшчеләребезнең дә әлеге җиңүдә өлеше бәһасез. Данис Сәләхетдинов, Ленар Шәяхмәтов, Искәндәр Мортазин, Айнур Нәҗмиев, Радик Фәйзуллиннар әнә шундыйлардан. Аларның берсе дә сынатмады.

Команданың уңышы - аларны бергә туплап, җиңүләргә рухландыручы җитәкче, Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллиның да зур җиңүе. Районда көрәшне үстерү, бу эш өчен янып-көеп йөри торган иң беренче, битараф булмаган кешеләрнең берсе ул.

Дәрәҗәле бәйгедә Биектау районы көрәшчеләренең икенче урынны алуы белән котлыйбыз! Көрәшченең келәмдә булуы яхшы. Уңышлар сезгә, батырлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев