Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

МӘГЪЛҮМАТЛАР БАЗАСЫНА «ИШЕК АЧУЧЫ АЧКЫЧЛАР»

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе яңа хезмәт - "Запрос к информационному ресурсу" хезмәте турында белдерә, аннан файдаланып, кызыксынган затлар online режимында күчемсез милек объектлары турында белешмә мәгълүматны ачыклый алалар. Әлеге сервис сәнәгать файдаланышына әле күптән түгел генә - ноябрь уртасында гына кертелде. Асылда, ул федераль мәгълүматлар ресурсына бердәнбер керү мөмкинлеге,...

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе яңа хезмәт - "Запрос к информационному ресурсу" хезмәте турында белдерә, аннан файдаланып, кызыксынган затлар online режимында күчемсез милек объектлары турында белешмә мәгълүматны ачыклый алалар.
Әлеге сервис сәнәгать файдаланышына әле күптән түгел генә - ноябрь уртасында гына кертелде. Асылда, ул федераль мәгълүматлар ресурсына бердәнбер керү мөмкинлеге, ләкин бу ЕГРПда булган барлык затларга да белергә мөмкин булган мәгълүматларга гына кагыла.
Аңа махсус ачкыч - "керү ачкычы" алып (аны махсус счетны тулыландырган вакытта активлаштырырга мөмкин) кулланучы бирелгән критерийлар буенча күчемсез милек объектын эзли, күчерә, мәгълүматлардагы үзгәрешләр белән таныша ала.
Мәсәлән, җир участогының кадастр номеры буенча яңа ресурс ярдәмендә аның адресын һәм мәйданын, җир участогының категориясен, тер-кәлгән хокукның һәм хәтта әлеге объектка арест һәм чикләүләр, тыюлар салыну-салынмавын белергә мөмкин. Әлеге мәгълүматка ия булып, шул ук сатып алучы уйланачак: ә аңа "проблемалы" участокны сатып алу кирәкме соң? Шул рәвешле, яңалык, һичшиксез, гражданлык әйләнешендә катнашучыларның барысы өчен дә файдалы. Хокукка ия булучы, гамәлдәге, шулай ук потенциаль буларак, күчемсез милек объекты турында мәгълүматны тиз арада алу мөмкинлегенә ия, ә залог тотучы - залог милкенең язмышын күзәтә ала. Росреестр, үз чиратында, ЕГРП мәгълүматларына дистанцион керү төгәл билгеләнгән юнәлештә кулланылачагын гарантияли.
Шуның белән бергә күчемсез милек объектлары буенча белешмә мәгълүматны карау бушлай башкарыла, кулланучы үзен кызыксындырган объект буенча тагын да тулырак мәгълүмат сораткан очракта гына акча алына. Әлеге хезмәтнең бәясенә килгәндә, ул төрле категория гариза бирүчеләр өчен төрлечә. Мәсәлән, физик затлар өчен 100 объект турында белешмә мәгълүмат 250 сумга төшә, 1000 объект турында - 1000 сумга һ.б. Сервисның тагын бер бәхәссез плюсы булып сорауга җавапның алыну срогының элемтә каналларының эш тизлегенә генә бәйле булуы һәм аның күп дигәндә бер тәүлек тәшкил итүе тора.
Моңа игътибар итегез!
Шуны истә тоту мөһим: сервистан гамәлдәге керү ачкычына ия булган кулланучылар гына файдалана ала, ачкычны урынлы сорау һәм тиешле документларны тапшырып, Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе офисына (Казан шәһәре, Авангард урамы, 74 йорт, №4 подъезд) мөрәҗәгать иткәндә алырга мөмкин. Шулай ук ачкычларны Идарәнең Профсоюзная урамы, 1а адресы буенча урнашкан Биектау бүлегенә мөрәҗәгать итеп тә алырга була. Мәгълүматлар базасына керергә рөхсәт алу өчен үзең белән паспортыңны алып килергә кирәк, ышанычлы вәкил ярдәмендә эш иткәндә, ышаныч язуы булу мәҗбүри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев