Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Җәмәгать тәртибен саклауга керешергә!”

Ел саен илебездә 10 нчы ноябрьдә Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә. 2011 нче елга кадәр ул Россия милициясе көне дип йөртелде. Бәйрәм тарихын 1917 нче елдан башлап санарга мөмкин. Нәкъ 10 нчы ноябрьдә, социалистик революциядән соң өч көн узгач, эшчеләр милициясен оештыру турындагы карар имзалана.

Биектау районы полиция хезмәткәрләренең һәр эш көне бер үк төрле башлана: “Наряд, тигезләнегез! Смирно! Биектау районы территориясендә җәмәгать тәртибен саклауга керешергә боерам. Хезмәт барышында законлылыкны һәм хезмәт дисциплинасын үтәргә, гражданнар белән итагатьле булырга”.

Штатта барлыгы 100дән артык кеше. Үзебезнең куркынычсызлыгыбыз өчен без алар алдында бурычлы, закон бозучыларга каршы нәкъ менә алар көрәшәләр.

- Эчке эшләр органнарында хезмәт итү еш кына тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч янау белән бәйле. Ул батырлык, кыюлык, намуслылык һәм, әлбәттә инде, кешеләргә яхшы мөнәсәбәт, аларны борчыган мәсьәләләр һәм проблемаларны аңлап кабул итүне сорый. Шуңа күрә безнең бүлек хезмәткәрләре һәрвакытта да гражданнарга ярдәм итәргә, катлаулы хәлдә булышырга әзер торалар, - диде Россия Эчке эшләр министрлыгының Биектау районындагы бүлеге начальнигы Илнар Камалиев.

Район урамнарында эчке эшләр бүлеген тулы составта күрмәссең. Әмма алар һәммәсе дә безне намуссыз яшәргә теләүчеләрдән сакларга әзерләр.

Җәзадан котылып калып булмауның кире кагылмаслык чынбарлык икәнен раслау өчен бүлектә нинди хезмәтләр булу белән танышу да җитә. Полиция хезмәткәрләренең эшен, криминалист һөнәре нечкәлекләрен без китаплардан укып яки кинолардан карап күпмедер дәрәҗәдә беләбез. Әмма эчке эшләр бүлеге составында психологлар, тыл хезмәте, икътисадый куркынычсызлык группасы булуын әле күпләр белмидер дә. Алар барысы да хокукый дәүләттә безнең тормышны кайгырталар.

- Соңгы елларда безнең бүлек оператив эшчәнлек күрсәткечләрен яхшыртты һәм бу хезмәткәрләрнең алга куелган бурычларны башкаруда һөнәри осталыклары һәм сәләтләре арту турында сөйли, - дип дәвам итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Биектау районындагы бүлеге начальнигы Илнар Камалиев.

Эшеңне намус белән җиренә җиткереп башкару - хезмәт вазифалары менә шуннан гыйбарәт. Әмма еш кына үткен, зирәк булырга һәм килеп туган хәлгә карап эш итәргә туры килә. Андый хезмәткәрләр аерым исәптә. Һөнәри бәйрәмдә аларны мактыйлар, хөрмәтлиләр, бүләклиләр.

Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне 10 нчы ноябрьдә билгеләп үтелә. Һөнәри бәйрәм көнендә дә полиция хезмәткәрләре эштә булдылар. Участок полицейскийлары аша бөтен составны котлап, һәркайсыбыз да бу көнне истәлекле, онытылмаслык итә алган булыр иде.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев