Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Мәгарифне үстерү - беренче чираттагы бурыч

Бөтен мәгариф системасы өчен катлаулы яз, җылы җәй узып китте һәм менә хәзер мәктәп директорлары, укытучылар һәм мәктәп балалары озак көтеп алган көз килеп җитте. 14 нче августта Татарстан Республикасы Президенты катнашында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республикакүләм Зур август киңәшмәсе булды. Хәзер инде август конференцияләре муниципаль районнарда уза.

Кичә шундый конференция үзәк мәдәният йортында узды. Анда Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Биектау районының мәгариф бүлеге җитәкчесе Нияз Әхмәтҗанов, шулай ук Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге җитәкчесе Эльвира Измайлова катнашты.

Район Башлыгы кереш сүзе белән чыгыш ясады. Ул безнең районда балалар санының ел саен арта баруын билгеләп үтте. Бу, әлбәттә, яхшы күренеш, әмма шул ук вакытта җаваплы да, чөнки һәр балага сыйфатлы белем бирүне дә тәэмин итәргә кирәк.

- Бүгенге көндә бездә мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзү өстенлекле юнәлеш булып тора. Мәгариф системасы өзлексез алга бара һәм без тормыш таләп иткән үсеш дәрәҗәсенә туры килергә тиеш, - дип ассызыклады район Башлыгы.

Б и е к т а у р а й о н ы н ы ң мәгариф бүлеге җитәкчесе Нияз Әхмәтҗанов үзенең докладында мәктәпкәчә яшьтәге балалар санының ел саен арта баруын билгеләп үтте. “Электрон балалар бакчасы” автоматлаштырылган мәгълүмати системага чират 1355 бала тәшкил итә.

Шуңа бәйле рәвештә мәктәпкәчә учреждениеләр челтәрен киңәйтү һәм мәктәпкәчә белем бирү эшенең төрле формаларын үстерү алгы планга чыга. 2021 нче елда Эстачи поселогында 220 урынлы һәм Пермяки поселогында 120 урынлы балалар бакчалары төзү планлаштырыла.

Шулай ук докладчы бердәм дәүләт имтиханнарын уздыру һәм аларга әзерлек темасын да кузгатты.

- Узган ел белән чагыштырганда нигездә рус теле һәм җәмгыять белеме буенча 80 һәм аннан күбрәк балл туплаган укучылар саны 4,5 %ка артты. Югары балл туплаучылар саны буенча лидерлыкта баручы мәктәпләр - Биектауның 2 нче һәм 3 нче мәктәпләре, - диде мәгариф бүлеге җитәкчесе.

Нияз Камилевич шулай ук киләсе елга күздә тотылган планнар белән дә уртаклашты. Алар арасыннан мәктәпләр челтәрен үстерү, матди-техник хәлне ныгыту, шулай ук тәрбияне яхшырту эшен аерым билгеләп үтте.

Эльвира Измайлова үзенең чыгышында Биектау районында белем бирүнең сыйфаты югары булуын ассызыклады һәм инклюзив белем һәм, инглиз телен дә кертеп, билингваль белемне үстерү зарурлыгы турында сөйләде.

Киңәшмәнең пленар өлеше тәмамланганда сәхнәгә сентябрьдән үзләренең һөнәри эшчәнлекләрен безнең районда башлап җибәрергә әзер булган яшь белгечләр чакырылды.

- Без сезнең белән балаларыбызны ничек тәрбияләсәк, киләчәгебез дә шундый булыр. Бүгенге балалар бик тә үзенчәлекле, һәм без, лаеклы буын үстерү өчен, бердәм булып, бергә эшләргә тиешбез, - дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга Рөстәм Галиуллович.

Әлеге чараның икенче, иң күңелле мизгеле бүләкләүләр булды. Иң яхшы аз комплектлы һәм тулы комплектлы балалар бакчалары вәкилләренә грамоталар һәм сертификатлар тапшырылды. Абсолют җиңүче - Красносельский авыл җирлегенең “Рябинушка” балалар бакчасы. “Ел мәктәбе” номинациясендә Ямаширмә гомуми урта белем бирү мәктәбе җиңде. Район Башлыгы иң яхшы педагогларны, юбилярларны, шулай ук елның иң яхшы укучысы - 3 нче Биектау мәктәбеннән Диана Гомәрованы бүләкләде.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев