Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Меценатлар булыша

Биектау авылында киләчәктә ислам мәдәнияте үзәге булачак мәдрәсә салына башлады. Билгеле булганча, дини объектлар бар заманда да меценатлар, хәйриячеләр һәм халык акчасына төзелә. Бу объект та бу яктан башкалардан аерылып тормый. Район газетасы битләрендә без инде берничә тапкыр акча күчерү өчен банк реквизитлары турында мәгълүматны кабатлап бастырдык. Бу санның да...

Биектау авылында киләчәктә ислам мәдәнияте үзәге булачак мәдрәсә салына башлады.

Билгеле булганча, дини объектлар бар заманда да меценатлар, хәйриячеләр һәм халык акчасына төзелә. Бу объект та бу яктан башкалардан аерылып тормый. Район газетасы битләрендә без инде берничә тапкыр акча күчерү өчен банк реквизитлары турында мәгълүматны кабатлап бастырдык. Бу санның да 4 нче битендә ул белдерү тагын урнаштырылды, аны укып, изге эштә барыгыз да катнаша ала.

Әлеге дини объектны төзүгә саллы акча күчерүчеләр бар инде. Алар арасында Коркачык икмәк кабул итү предприятиесенең директорлар советы рәисе Ян Шамил улы Зарифов һәм «ГЛАФстрой» ширкәтенең генераль директоры Габделнур Хәсән улы Хөсәенов. Аларның матур үрнәгенә эшмәкәрләр, фермерлар һәм район халкы бердәм кушылыр дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев