Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Меңләгән егетнең җанын суырган кара тюльпан иле

Моннан 41 ел элек, 1979 елның 25 декабрендә Совет хөкүмәте Әфганстан Республикасына гаскәрләр кертте. Ул вакытта канкойгыч сугышның 10 елга сузылачагын бер генә кеше дә башына китереп карамагандыр. Чит илдә барган сугышта 15 меңнән артык совет солдатының гомере өзелде. Алар арасында безнең якташлар да бар. 25 декабрьдә Биектау районының Әфган сугышы ветераннары, Җиңү паркына килеп, Әфган җирендә һәлак булган якташларны искә алдылар. Сугышчы интернационалистларга район хәрби комиссары Александр Найдёнов мөрәҗәгать итте.

“Бүген хәтер көне. Без туган илдән еракта башларын салган егетләрне хөрмәтләп искә алабыз. Сугыш барганда, дошман утка тотканда алар батырлык турында уйламадылар да. Җәмгыять тынычланып кала икән, сугыш биргән сабак онытыла һәм бусагада аның шәүләсе кабат пәйда булырга мөмкин. Без бүген булачак солдатларны гына түгел, ә барлык яшь буынны сугыш каһарманнарының үлмәс батырлыклары рухында тәрбияләргә бурычлы”, - диде хәрби комиссар.

Александр Найдёнов чыгышыннан соң Әфган сугышы ветераннары һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар, сугышчан дусларын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

“Күрербез, Әфган сугышы тарих битләрендә үз урынын алыр, тарихчылар аңа елдан-ел җентекле эзләнүләр аша төрле яклап бәя бирерләр. Сезнең батырлыкларыгыз, хәрби антка тугрылык хисе - яшь буынга матур өлге, - дип билгеләп үтте Ришат Нургалиев сугышчан дуслары истәлегенә салынган һәйкәл янында. - Без үз бурычыбызны намус белән үтәп чыктык. Яшәү белән үлем арасында коточкыч тормыш мәктәбе үттек”.

Хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар өчен мондый очрашулар аеруча кыйммәт. Чөнки сугышта алган тән һәм җан яраларын инде берни белән дә төзәтеп булмый. Бары тик сугышчан дусларга гына ачып сала торган әрнү-сагышлар бар йөрәктә, алар гына җиңеллек бирә торган, алар гына аңлый торган, дәвалый торган очрашу мизгелләре бар.

Әфган сугышына Биектау районыннан 18 яшьлек 70 егет китә. Шуларның дүртесе “кара тюльпан” самолетында кургаш табутта кайта. Тыныч йоклагыз, якташлар, мәңгелек дан сезгә!

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев