Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Мәдәният хезмәткәрләре спартакиада уздырды

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауның иң үтемле ысулы - спорт белән шөгыльләнү. Акыл хезмәтен физик хезмәт белән аралаштырып барсаң, эштә дә, спортта да зур уңышларга ирешергә мөмкин. Физкультура - төп көч һәм сәламәтлек чыганагы. Ул кыюлык, тәвәккәллек, күмәкчеллек кебек сыйфатлар тәрбияли, тәртиплелеккә, максатчанлыкка өйрәтә. Әле күптән түгел генә Олы Кавал авылында...

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауның иң үтемле ысулы - спорт белән шөгыльләнү. Акыл хезмәтен физик хезмәт белән аралаштырып барсаң, эштә дә, спортта да зур уңышларга ирешергә мөмкин. Физкультура - төп көч һәм сәламәтлек чыганагы. Ул кыюлык, тәвәккәллек, күмәкчеллек кебек сыйфатлар тәрбияли, тәртиплелеккә, максатчанлыкка өйрәтә.

Әле күптән түгел генә Олы Кавал авылында "Чулпан" Дәүләт табигый-туфрак заказнигы территориясендә мәдәният хезмәткәрләре - Биектау муниципаль районы профсоюз әгъзаларының Физкультурачы көненә багышланган чираттагы спартакиадасы булды.

Бергәләп уздырылган бәйрәмнәр һәм күңел ачулар мәдәният хезмәткәрләрен тагын да ныграк берләштерә, дуслаштыра. Нәкъ менә шуңа күрә дә мәдәният учреждениеләрендә спорт бәйрәмнәрен уздыру күркәм гадәткә әверелде.

Спартакиадада катнашучыларны, барысына да яхшы кәеф һәм уеннарда күтәренке күңел белән катнашуларын теләп, Биектау муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы Лилия Борһанова сәламләде.

Ярышлар программасына күп төрле бәйгеләр кертелгән. Бәйрәмнең иң күңелле өлеше командаларның көч сынашуы булды. Аларга төрле спорт ярышлары, хәрәкәтчел уеннар, йөгерүгә бәйле кызыклы конкурслар, тупта сикерү, туплы, скакалкалы эстафеталар, аркан тартышу тәкъдим ителде. Һәм командалар үзләренең спортны яратуларын һәм сәләтләрен күрсәтә алдылар. Шушындый мавыктыргыч ярышның барлык этаплары да киеренке көрәштә узды. Җанатарлар вакыйгалар барышын кызыксынып күзәттеләр һәм нык дулкынландылар.

Мәдәният хезмәткәрләре үз командаларына җиңү китерү өчен кызып-кызып ярыштылар, барысы да финишка беренчеләрдән булып киләсе иде, дигән теләк белән янды.

Мондый күңелле һәм файдалы спорт ярышын уздырганда район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Нәфис Миңнебаев һәм аның командасы чын мәгънәсендә профессиональ ярдәм күрсәтте. Ярыш спорт, сәламәтлек һәм яшьлек бәйрәменә әверелде.

Әлеге спорт бәйрәме мәдәният хезмәткәрләренең бердәмлеген һәм дуслыгын тагын да ныгытты, ул берәүне дә битараф калдырмады. Җиңүгә барлык командалар да ыргылсалар да, нәтиҗәдә дуслык җиңде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев