Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Мәчетле авыл – нурлы авыл

Һәр авылның үз тарихы бар. Биектау районы Унбай авылының да үз риваяте. Имеш, бирегә иң элек ун бай килеп урнашкан. Шуннан авыл исеме килеп чыккан, диләр. Әмма бүген сүзебез авылның исеме турында түгел, ә аңа бүгенге көннән нур биреп торган яңа мәчете турында. Биредә ачылган мәчет районыбызның 49 нчы иман...

Һәр авылның үз тарихы бар. Биектау районы Унбай авылының да үз риваяте. Имеш, бирегә иң элек ун бай килеп урнашкан. Шуннан авыл исеме килеп чыккан, диләр. Әмма бүген сүзебез авылның исеме турында түгел, ә аңа бүгенге көннән нур биреп торган яңа мәчете турында. Биредә ачылган мәчет районыбызның 49 нчы иман йорты булып ачылды. Кайчандыр бу авылда да мәчет булган. Ул мәчетнең дә язмышы, башка бик күп иман йортларыныкы кебек үк, узган гасырның 30-нчы елларында фаҗигагә тарый.

Мәчет төзү эшләренә агымдагы елның җәй аенда гына керешкәннәр иде. Аны әти-әниләре шушы авылда туып үскән Ирек Вәлиев үз акчасына төзеткән. "Мәчет нигезенә бер генә таш булса да салган кешенең урыны җәннәттә булыр", дигән Пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм. Әлбәттә, мәчет төзелешенә авыл халкы да бик теләп ярдәм иткән. 4 ноябрьдә - Халыклар бердәмлеге көнендә - иман йортында беренче намаз укылды.

Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, район хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, район мәчетләре имамнары, авыл халкы һәм башка бик күп мәртәбәле кунаклар катнашты.

Бу көнне мәчет манарасына ай куелды, килгән халык вәгазь тыңлады, мәчеттә җомга намазы укылды. Тантанага килгән һәркемне мул итеп, хәләл ризыклардан гына әзерләнгән табын каршы алды. Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әйтүенчә, шатлык ялгыз гына йөрми:

" Бүгенге вакыйга авыл тарихы, аның халкы, киләчәк буыннары өчен бик мөһим вакыйга, - диде ул. - Мәчет ул безне Аллаһка якынайта, калебебезне дөрес юлга илтә, иманыбызны ныгыта. Мәчет ул - җәннәткә юл ача. Бүген мөселманнар өчен изге җомга көн. Алай гына да түгел, бүген халыклар бердәмлеге көне дә. Бездә барлык милләт, барлык конфессия вәкилләре дә бер-берсе белән дус, тату яши. Безгә тынычлык, муллык иңдергән, шундый күркәм иман йортларын ачарга кодрәт биргән Аллаһы Тәгаләгә бүген чиксез зур рәхмәтләребезне җиткерәбез".

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин шулай ук мәчет төзелешенә өлеш кертүчеләргә нәзарәтнең рәхмәтләрен җиткерде, имамнарга җирлектә дини эшчәнлек алып баруда уңышлар теләде.

Биектау районы хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин мәчет ачу тантанасына килгән халыкның игътибарын яшь буынны милли, дини рухта тәрбияләү мәсьәләләренә юнәлтте. Ул яңа мәчетнең ихтыяҗдан чыгып төзелүен әйтте. "Мәчет салу гына аз. Аны карап тоту, халыкны, бигрәк тә, яшьләрне мәчеткә тарту, аларның күңелләренә иман кертү - имамнарыбызның төп бурычы булып тора", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев