Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Мәчет аларны үзенә сыендырыр

11 декабрьдә район мәчетендә, инвалид балалар һәм аларның әти-әниләрен чакырып, күңелгә рухи күтәрелеш бирә торган очрашу уздырдылар. Әлегә кадәр әле мондый чараның оештырылганы юк иде. Аны уздыруда Биектау мөхтәсибәте башлап йөрде һәм район хакимияте бу теләкне хуплап каршы алды. Көн урталарына Ходай Тәгалә йорты янына уннан артык кеше җыелды. Районның...

11 декабрьдә район мәчетендә, инвалид балалар һәм аларның әти-әниләрен чакырып, күңелгә рухи күтәрелеш бирә торган очрашу уздырдылар. Әлегә кадәр әле мондый чараның оештырылганы юк иде. Аны уздыруда Биектау мөхтәсибәте башлап йөрде һәм район хакимияте бу теләкне хуплап каршы алды.

Көн урталарына Ходай Тәгалә йорты янына уннан артык кеше җыелды. Районның имам-мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин сүзләренә караганда, алар социаль яклау бүлеге белән берлектә ниндидер сәбәпләр белән инвалидлар ункөнлегендә игътибар үзәгеннән читтә калган һәм бүләк бирелмәгән гаиләләрне чакырганнар. Мәчет хәйрия эшкә үзеннән өлеш кертергә булган һәм андыйларга бәйрәм бүләк итәргә теләгән.

Бәйрәм кунаклары - әниләре белән балалар, имам-мөхтәсиб, шулай ук Биектау районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова мул итеп әзерләнгән табын янында мөселманнарга гына хас булганча тыйнаклык саклап утыралар. Тәлгать хәзрәт Гайфуллин нәкъ менә биредә җыелуның бик мөһим булуы, чөнки монда ислам дине, мөселманнар белән танышырга, Ходай Тәгаләгә якынаерга була, дип сөйләде. Һәм бу бәйрәм игелекле булсын, бәхет-шатлыклар алып килсен, тагын кабатлансын дигән теләкләр белән дога кылды.

Хәзрәт сүзләрен Ләйсән Илгиз кызы да хуплады.

- Мондый күркәм гадәтне районның барлык мәчетләрендә дә кертү әйбәт булыр иде, - диде. Ул барысына да матур бәйрәмнәр, бәхет, сабырлык һәм нык сәламәтлек теләде.

Мәчет хуҗалары кунаклардан, очрашуда власть органы вәкиле булудан файдаланып, без сезгә нинди ярдәм күрсәтә алабыз, дип кызыксындылар. Борчыган проблемалар турында дәшми калырга ярамый, әйтмәсәң, алар хәл ителмәячәк, дип тә искә төшерделәр.

Аннары зал уртасына шаян клоун атылып чыкты һәм балаларны мавыктыргыч уеннары, шаяртулары белән үзенә каратты, балаларны активрак булырга өнди башлады. Вакыт гаҗәеп күңелле узды, әти-әни-ләрнең йөзләрен елмаю яктыртты, балалар чын күңелдән көлештеләр. Аларның куанышуларын күрү үзе бер бәхет бит.

Бәйрәм азагында һәр балага уенчыклар һәм азык-төлекле пакетлар тапшырылды. Кунаклар канәгать кыяфәт белән елмаешып таралыштылар.

- Рухилык һәм җанны сихәтләндерү кебек кайбер мәсьәләләрдә без, бәлки, дәүләт оешмалары һәм власть органнарына караганда күбрәк тә ярдәм итә алырбыз, - дип, үзенең фикерләре белән уртаклашты Тәлгать хәзрәт Гайфуллин. - Без әлеге күркәм башлангычны дәвам иттерергә - мәчетебезгә инвалид балаларны җыярга телибез. Ул гына да түгел, һәр бала белән аерым-аерым эшләргә, аның өенә барырга да ниятләп торабыз. Алар безнең терәк-таяныч булачагыбызны белеп торсыннар. Без ачыктан-ачык сөйләшә дә, булышлыгыбыз, киңәш-ләребез белән әти-әниләргә дә ярдәм күрсәтә алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев