Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Май чабу яңалыкка, яктылыкка, яхшылыкка юл ачты

“Киң колачлы Май чабу” - ял көннәрендә Биектау авылында менә шундый бәйрәм билгеләп үтелде. Борынгы славяннарның кышны озату бәйрәме ел саен үз янына төрле буын вәкилләрен җыя. Олысы да, кечесе дә дәртле җырларга кушылып җырлыйлар, бииләр, төрле уеннарда катнашып, күңелләрен күтәрәләр, шулай ук кайнар коймак белән дә сыйланалар.

Мая чабу бәйрәме - кышны озату, аның белән хушлашу. Аны яратмаган, көтеп алмаган кеше, гомумән, юктыр да ул! Аны өлкәннәр генә түгел, балалар да куанышып көтәләр. Әлеге шатлыклы, уен-көлке, шаяруларга бай бәйрәмне үз вакытында борынгы бабаларыбыз, әби-бабайларыбыз һәм әти-әниләребез дә безнең кебек билгеләп үткәннәр. Матурлыгы, аһәңлелеге, шигъри рухы, шаянлыгы буенча ул Бөек пост алдыннан үткәрелә һәм берничә көн дәвам итә торган иң күңелле язгы бәйрәмнәрнең берсе. Милли гореф-гадәтләр һәм йолалар безнең көннәргә кадәр килеп җиткән, аларның берсе дә онытылмаган.

Коймак мәсьәләсенә тукталсак, аны пешерүдә һәр хуҗабикәнең дә үз серләре бар. Әле араларында уңган кыз-ханымнар бары тик ышанычлы кешеләргә генә ачып бирә торганнары да була. Коймакның яңа гына табадан төшкәннәре белән кышны озатырга иртәдән үк килүчеләр сыйланды. Май чабу бәйрәменең төп билгеләреннән берсе булган коймакларны күз ачып-йомган арада “юк иттеләр”. Йокы симертергә яратучыларга коймакның алып килгәннәре генә эләкте, әмма андыйлары да хуш исле һәм телеңне йотарлык тәмле иделәр. Биектау районы үзәгендә һәм авылында яшәүчеләр өчен Җиңү паркында Май чабу бәйрәмен уздыру күркәм гадәткә әверелде. Без барыбыз да түземсезлек белән яз җиткәнне, кояшлы, матур көннәр башлануны, яхшы үзгәрешләр булуны көтәбез. Бәйрәм итүнең гадәтләнгән тәртибенә бер яңа өстәмә кертелде һәм ул барысының да күңеленә хуш килде.

Бу ю л ы ко я ш с у р ә т е әзерләнде һәм кешеләр киләсе елга нәрсәләрдән котылырга теләүләре турында белдереп, аңа тасмалар бәйләп куйдылар. Мондый тасмаларны бик күпләр әзерләп килгәннәр иде.

Һәм бу тасмалар, ялкын бөтен проблемаларны көлгә әйләндерсен өчен, кыш карачкысы янына ыргытылачаклар. Проблемаларның иң туйдырганы - һич китә белмәс коронавирус. Бәйрәмнең иң кызу ноктасы килеп җиткәнне көткән арада балалар әйлән-бәйлән уйнадылар, әниләр истәлеккә фотога һәм видеога төшерделәр. Теләкләре сыйлану гына түгел, матур итеп ял итү дә булганнар өчен дә бик күп төрле мавыгулар күздә тотылган иде. Әтиләр күңел ачуларда катнаштылар, көчләрен сынап карадылар. Аларга барыннан да бигрәк капчык сугышы һәм гер күтәрү ошады.

- Шулкадәр күңелле, бик әйбәт оештырылган. Киләсе елга да шушылай яки аннан да яхшырак оештырсалар, шәп булыр иде. Концерт та, коймаклар да бик ошады безгә, - диде Газинур Зарипов.

- Концертны, биюләрне рәхәтләнеп карадым. Күңелле булды, - дип сүзгә кушылды Әдилә Камалетдинова.

Тиктормас балаларның таләбе буенча кыш карачкысын яндырдылар. Ялкын аны санаулы мизгелләрдә ялмап та алды. Кышны озаттык, аның карачкысы белән бергә барлык күңелсезлекләрне һәм үпкәризасызлыкларны да юкка чыгардык. Тиздән көле дә таралып бетте. Яңалыкка, яхшылыкка, яктылыкка киң юл ачылды. Безнең өчен күпме кызыклы һәм файдалы әйберләр уйлап чыгарган борынгы бабаларыбыз нинди зирәк булганнар икән! Ә безгә инде шул горефгадәтләрне кадерләп сакларга һәм үз балаларыбызга тапшырырга гына кала.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев