Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Май – бәйрәмнәр ае

Май бәйрәмнәренә дә күп калмады. Шушы көннәргә багышлап, районда берничә чара уздыру планлаштырыла. 1 нче майда - район үзәгендәге фонтан ачылышы һәм укучыларның май эстафетасы. 4 нче майда район үзәгендә кадет сыйныфлары конкурсы уздырылачак. 9 нчы майда - гадәттәгечә, Җиңү көненә багышланган митинг. Хәзерге вакытта районда 70 сугыш ветераны яши....

Май бәйрәмнәренә дә күп калмады. Шушы көннәргә багышлап, районда берничә чара уздыру планлаштырыла.
1 нче майда - район үзәгендәге фонтан ачылышы һәм укучыларның май эстафетасы. 4 нче майда район үзәгендә кадет сыйныфлары конкурсы уздырылачак. 9 нчы майда - гадәттәгечә, Җиңү көненә багышланган митинг.
Хәзерге вакытта районда 70 сугыш ветераны яши. Аларның һәркайсы үзе турында кайгыртуларын сизеп яшәсен өчен фронтовикларга, солдат толларына игътибар мөмкин кадәр күбрәк булырга тиеш. Хуҗалыклар һәм предприятиеләр эшләүдән туктаган урыннарда ветераннарны игътибар үзәгеннән читтә калдырмас өчен авыл җирлекләрендә алдан ук аларның исемлеге төзеп куела. Һәлак булган якташларга куелган һәйкәлләрне, ә алар һәр авылда да бар, шулай ук зиратлар һәм юлларны тәртипкә китерергә дә вакыт җитте.
28 нче апрель - шимбә өмәсендә Биектаудагы Җиңү Паркы территориясен төзекләндерү эшләре оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев