Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Матур ядкарьләр тудырган Борынгы телем минем

Туган тел - халык мәдәниятенең тылсымлы көзгесе, милләтнең рухи байлыгы һәм мирасы ул, халыкның тере күңеле, сөйләп торган шатлыгы, кайгысы, хәтере. Бүгенге көндә моның шулай икәнлеген бер генә кеше дә инкяр итә алмый. Шуңа да 1999 елның 17 ноябрендә ЮНЕСКО Генераль конференциясе 21 февраль көнен Халыкара туган тел көне дип игълан итте дә инде.

2021 елда без 20 нче тапкыр туган телне саклау, аны тану, тарату, аны актив куллану буенча төрле чаралар уздырабыз. Кызганычка каршы дөнья глобальләштерү чорын кичерә. Туган телләр дә чит телләрдән кергән сүзләр белән чүпләнә бара. Мондый күренеш бигрәк тә яшьләр арасында күзәтелә. Мин үзем Казан шәһәрендә туганмын, үземнең туган телем итеп рус һәм татар телләрен атыйм. Мин ике тел беләм. Шуның белән үземне искиткеч бәхетле итеп сизәм. Чөнки бөек рус язучысы Л.Н.Толстойның «Сугыш һәм Тынычлык» романын дөньяның бик күп телләренә тәрҗемә иттеләр. Ә мин аны оригиналда укый алам. Мин бөек Пушкин, Ахматова, Маяковский иҗат иткән телдә сөйләшәм. Телнең матурлыгы, илаһилыгы җырлар аша да кеше күңеленә үтеп керә. Мин дә үземнең хисләремне рус җырлары белән әйтеп бирә алам. Татар теле дә минем тормышымның аерылгысыз бер өлеше булып тора. Мин аны һәр тарафта ишетәм, татар халкының милли бәйрәмнәрендә аның матурлыгына, байлыгына таң калам. Әби-бабама кунакка килгәч тә мин татар теленә сокланам. Минем икенче туган телем – ул татар теле. Кызганыч, татар теле дә чит телләрдән кергән сүзләр белән чүпләнә. Үзебезнең телне чиста, саф килеш киләчәк буыннарга тапшырасы килә. Лингвист галимнәр исбатлаганча, телне саклап калу өчен ул телдә 100 000 мең сөйләшергә тиеш. Без беләбез, тарихта бик күп телләр үле телләр исемлегенә кертелгән. Кайчандыр алар да яшәгән, ул телләрдә сөйләшкәннәр. Ә хәзер аларның эзе дә калмаган. Бүгенге яңа технологияләр заманында милләтләргә үз телләрен саклап калу бик авырга туры килә. Ә интернет челтәренә кермәгән телне дөньяга алып чыгу, гомумән, мөмкин түгел. Андый тел үлемгә хөкем ителгән тел булып санала. Әгәр алга таба да шундый ук хәл дәвам итә икән, ХХI гасыр азагына 6000 артык тел юкка чыгачак.

Татарстан Республикасы җитәкчелеге туган телләрне саклау, үстерү мәсьәләсенә бик җитди карый. Халыклар бердәмлеге, мәдәниятләр һәм телләр төрлелеге – республиканың төп байлыгы. Республикада 173 милләт вәкиле бер тату гаилә булып яши, үз телләрен, гореф-гадәтләрен саклап, буыннан-буынга тапшыра.

Календарьларда да милли-дини бәйрәмнәр саны арта бара. Ә татар халкының милли бәйрәме Сабан туен Россиядә яшәүче татарлар гына түгел, чит илләрдәге милләттәшләребез дә яхшы белә һәм аны рәхәтләнеп бәйрәм итә. Чөнки дөньяның барлык кыйтгаларында да татар халкы вәкиллекләре бар. Алар Сабан туен ел саен оештыра. Әлеге бәйрәм татар халкының мәдәниятен, холкын, рухын ачып сала.

Телне саклап калу, аны килер буыннарга бар сафлыгы белән тапшыру эше гаиләдә, балалар бакчаларында ук башланырга тиеш дип уйлыйм. Бакчада балаларга телнең грамматикасы турында җиңелчә белешмәләр бирү аны оста куллануга этәрер иде. Балалар берничә телне белеп үсәргә тиеш. Бүгенге көндә Казан шәһәрендә 2 полилингваль мәктәп эшләп килә. Әлеге мәктәпләрдә балалар берничә телдә белем ала.

2021 ел Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халкы бердәмлеген ныгыту максатларында Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Адәм баласының иң изге, иң мөкатдәс хисләренең берсе - туган телгә гаме, хөрмәте булу. Тел халыкларның тәҗрибәләрен үз эчендә саклый торган бер хәзинә. Ул хәзинә беркайчан да юкка чыгарга тиеш түгел.

Анастасия МИРОНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев