Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Матур сүз - җан азыгы

Сүземне ерактан башлыйм әле. Соңгы вакытта эстрадабызда нәфис суз осталары сирәгәйде. Бу Рәсәй эстрадасына да татар эстрадасына да кагыла. Бар, юк тугел сөйләүче артистлар. Без аларны конферанслар, юмор осталары, алып баручылар дип атыйбыз. Татар эстрадасына килгәндә ике артистның берсе сүз сөйләүче хәзер, жырчылар - сөйли, сөйләүчеләр жырлый торган замана шул....

Сүземне ерактан башлыйм әле. Соңгы вакытта эстрадабызда нәфис суз осталары сирәгәйде. Бу Рәсәй эстрадасына да татар эстрадасына да кагыла. Бар, юк тугел сөйләүче артистлар. Без аларны конферанслар, юмор осталары, алып баручылар дип атыйбыз.
Татар эстрадасына килгәндә ике артистның берсе сүз сөйләүче хәзер, жырчылар - сөйли, сөйләүчеләр жырлый торган замана шул. Кем ничек тамашачыны көлдерә ала инде! Кайсысы билдән түбән нәрсәләр турында сөйләп, кайсысы тузга язмаган нәрсәләр турында сөйләп шаккаттырган була! Тамашачының да зәвыгы түбәнәйде, шулардан көлеп, ямь табып утыра. Ә мин үзем, тамашачы буларак, чын мәгънәсендә нәфис сүз остасы булган легендар Ирек абый БаҺмановны сагынам, Рәшит Сабировның чын татар телендә сөйләгән матур әдәби сәхнә әсәрләрен хозурланып тыңлыйм. Бармак белән генә санарлык шул сәхнәдә нәфис сүз сөйләүче осталарны! Мин узем 8 ел "Балкыш" балалар иҗат йортында эшләп, берничә ел рәттән "Нәфис сүз" берләшмәсен житәклим. Бу берләшмәдә укучылар белән матур итеп шигырь сөйләргә, конферанс, ягъни концертлар алып баручы булырга өйрәнәбез. Укучыларым да тырыш, булдыклы. Әмма, урнәк алырлык шәхесләр, әдәби материал җитми. Хәзер балалар өчен язучылар да сирәгәйдеме шунда? Төрле конкурсларда да катнашабыз, җиңүләребез дә бар. Әмма күңел тынгылык тапмый, нидер борчый. Соңгы елларда "Йолдызлык" фестивалендә дә чыгышлар ясадык, башкаларны да карадык-тыңладык! Бу фестивальдә Конферанс номинациясендә балалар үз көчләрен сынап карыйлар каравын, тик анда да кысалар чикле. Барысы да шоу-эстрада законнарына нигезләнгән, тел байлыгы да, осталык та бәяләнми. Һаман шул кылану, көлдерү һәм матур кием күбрәк бәяләнә. Ә күңел матурлыгы, тел байлыгы? Бу бәлки минем генә фикеремдер. Ялгышам икән, гафу итәрсез.
Биектау районында эшләгән дәвердә балалар өчен төрле иҗади конкурслар уздырырга туры килә. Минем үземнең иң яратып оештырганнары, әлбәттә шигырь, нәфис суз бәйгеләре. Араларында иң уңышлылары "Моң чишмәсе" һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап уздырылган "Җиңү язы" конкурслары булды. Районыбыз мәктәпләреннән укучылар бик теләп катнаштылар, әзерлекләре дә бик яхшы иде. Сонгы арада "Балкыш" иҗат йорты "Нәфис сүз" берләшмәсе укучылары белән дә төрле бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яуладык. Узган ел ноябрь ахырында Яр Чаллы шәһәрендә "Бәхет йолдызы" дип исемләнгән фестивальдә укучым Нигъмәтҗанова Айсылу 2 дәрәҗәдәге лауреат дипломына, ә күптән түгел генә Казанда узган "Талант канатларында" Халыкара фестивалендә Сабирова Динә 1 дәрәҗәле дипломга лаек булдылар. Укучыларым өчен бик сөенәм һәм аларга иҗади уңышлар телим. Минем һәм аларның тырышлыгы юкка китмәс дип өметләнәм. Сәхнә теленә өйрәнергә теләүчеләрне үзебезгә - "Балкыш"ка чакырып калам. Теле барның - иле бар, матур итеп сөйләгән кеше беркайда да, беркайчан да югалмас!
Йолдыз ШАКИРОВА,
"Балкыш" иҗат йортында тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев