Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

МАТУР БӘЙРӘМ УЗДЫРДЫЛАР

Каенлык авыл мәдәният йортында урта яшьтәге хатын-кызларга багышланган кичәгә бик күп халык җыелды. Игътибар үзәгендә 45 яшьләре тулган хатын-кыз әниләр: җирлек башлыгы Эльвера Әхмәдуллина, авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Миләүшә Газизуллина, китапханәче Рәмзия Һидиятуллина булды. Алар концертта актив катнаштылар, балаларының, хезмәттәшләренең, авылдашларының котлауларын кабул иттеләр. Программада рус һәм татар телләрендә...

Каенлык авыл мәдәният йортында урта яшьтәге хатын-кызларга багышланган кичәгә бик күп халык җыелды.
Игътибар үзәгендә 45 яшьләре тулган хатын-кыз әниләр: җирлек башлыгы Эльвера Әхмәдуллина, авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Миләүшә Газизуллина, китапханәче Рәмзия Һидиятуллина булды. Алар концертта актив катнаштылар, балаларының, хезмәттәшләренең, авылдашларының котлауларын кабул иттеләр. Программада рус һәм татар телләрендә җырлар, сәхнәләштерелгән өзекләр, биюләр булды. Мондый вакыйга уңаеннан Каенлыкка тамашачылар күрше авыллардан да килделәр, хатын-кызларны Өнсәдән баянчы Роберт Габделхәев тә котлады. Әниләргә багышланган мондый матур бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев