Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Математика - фәннәр патшасы

«Ел укытучысы» конкурсы безнең илебездә 30 елга якын уздырылып килә. Россия төбәкләренең иң яхшы мөгаллимнәре елның елында иң көчле укытучы исеменә лаек булыр өчен көрәшәләр. Әлбәттә инде, сынауларны педагогик сәнгатьтә зур тәҗрибә туплаганнарга караганда, аларның яшьрәк хезмәттәшләренә үтү авыргарак туры килә. Шуңа күрә, үз категориясендә иң көчле укытучыны эш стажы өч елдан артмаган яшь белгечләр арасында аерым билгелиләр. Биектау районы педагоглары даими рәвештә мондый конкурсларда катнашып киләләр һәм мөгаллимнәрнең иң дәрәҗәле бу бәйгесендә төрле бүләкләргә лаек булалар.

Мария Алексеевна Куимова әле бала чакта ук укытучы булырга карар кыла. Вятка Дәүләт у н и в е р с и т е т ы н т ә м а м л а п , эшли башлый. Хәзерге вакытта ул Биектауның 3нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә математика фәнен укыта. Әле күптән түгел генә Мария Алексеевна, “2020 ел укытучысы” бәйгесендә катнашып, “Педагогик сәләтлелек” номинациясендә республикабызның иң яхшы яшь укытучылары унлыгына керде.

- Бу номинацияне миңа жюри бирде. “Педагогик сәләтлелек” номинациясендә иң яхшыларның берсе итеп мине танырлар, дип уйламадым да. Мөгаен, нәселдәнлекнең дә роле булгандыр, чөнки үз вакытында әбием математика укытучысы булып эшләгән. Ихтимал, математикага мәхәббәт һәм балаларны бу фәнгә өйрәтәсе килү теләге дә әбиемнән күчкәндер, - ди Биектауның 3нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы Мария Куимова.

Мария Алексеевнаның дәресен ни дәрәҗәдә мавыктыргыч итеп уздырганын күзәткәннән соң, укытучының үз фәненә кызыксынуны нәрсә хисабына уята алуын аңлыйсың. Ул уку процессына һәр баланы җәлеп итәргә тырыша. Уку программасының стандарт мисалларыннан тыш, математик мәсьәләләр чишү өчен, тормыштан да мисаллар китерә.

- Математика дәресләрендә алган белемнәрне тормышта киң кулланып булганлыкны төрле мисаллар аша балаларга төшендерү зарур. Бу теләк кенә түгел, халыкара тикшеренүләр һәм тенденцияләр дә шул турыда сөйли: укучыларга коры математика фәнен генә түгел, ә нәкъ менә тормышыбызда кайсы очракларда куллану мөмкинлекләрен дә күрсәтергә кирәк. Мәсәлән, без «Газпром», «Транснефть» һәм тәэминатчылар уены уйнадык. Монда балалар мәсьәләне тормышта очрый торган хәлләргә яраклаштырып чишәргә тиешләр иде. Әлбәттә, зур кызыксыну белән эшләделәр алар дәрестә, - дип сөйли Биектауның 3нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы Мария Куимова.

Укыту мәсьәләсенә за - манча якын килү - укучыл а р г а м ә г ъ л ү м ат н ы җ и ңе л үзләштерергә дә, аларны уку процессына җәлеп итәргә дә булыша.

Ә менә мәктәп директоры Александр Шеваловский җитәкчелегендәге яшь белгечнең күркәм уңышларына бик нык гаҗәпләнмәвен белдерде, сәбәбен дә аңлатты.

- Мария Алексеевна мәктәб еб ездә өченче елын гына эшли. Ул - энергияле, сәләтле укытучы. Яшь белгечебезнең үз амбицияләре бар һәм ул математика фәне барыннан да өстен булырга тиеш дип саный, бөтен энергиясен, барлык белемен укучыларына бирә. Мария Алексеевнаның республика конкурсында иң яхшы яшь укытучылар унлыгына керүенә шуңа күрә гаҗәпләнмәдем, - дип горурланып сөйли Биектауның 3нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Александр Шеваловский.

Һөнәри уңышлары өчен яшь белгечләр укытучылар профсоюзыннан бүләк алдылар. Мария Алексеевна һәм аның тугыз хезмәттәше - “Ел укытучысы” бәйгесе финалистлары - сентябрь ахырында Казан - Самара маршруты буйлап туристик сәяхәткә юл тотачаклар.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев