Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Матбугат көне белән!

19 нчы май - Татарстан Республикасында Матбугат көне, димәк, безнең - "Биектау хәбәрләре" газетасы редакциясе коллективының һөнәри бәйрәме. Интернет нык үсеш алган чорда да күп газета-журналлар, шул исәптән район газетасының да халыкка кирәкле булып калуы куанычлы күренеш. Без, район журналистлары, Биектау районында барган вакыйгаларны яктыртабыз. Тугры дусларыбыз - авыл хәбәрчеләребез...

19 нчы май - Татарстан Республикасында Матбугат көне, димәк, безнең - "Биектау хәбәрләре" газетасы редакциясе коллективының һөнәри бәйрәме.
Интернет нык үсеш алган чорда да күп газета-журналлар, шул исәптән район газетасының да халыкка кирәкле булып калуы куанычлы күренеш. Без, район журналистлары, Биектау районында барган вакыйгаларны яктыртабыз. Тугры дусларыбыз - авыл хәбәрчеләребез бар, алар үзләре яшәгән төбәкләр тормышы турында хәбәр итеп торалар, киләчәктә дә ышанычлы ярдәмчеләр булып калырлар, дип ышанабыз.
Бәйрәмебез бары безнең өчен генә түгел, чөнки заман кешесенең тормышын газета-журналсыз күз алдына да китерүе кыен. Без халык мәнфәгатьләренә хезмәт итүче, көндәлек тормышыбызны яктыртучы тармакта эшләвебезгә бик шат. Хезмәттәшләребезне, хәбәрчеләребезне бәйрәм белән котлап, нык сәламәтлек, иҗатларында уңышлар, газетаның халык өчен кызыклы булуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев