Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Марина Русанова - "Биектау FM" йолдызы

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Марина Русанова. Маринаның туган көне Изге Вәли көненә - Гашыйклар көненә туры килә. Бу көнне дөньяга килгәннәр бик игътибарлы, дцреслек яклы, һәм әлеге...

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Марина Русанова.
Маринаның туган көне Изге Вәли көненә - Гашыйклар көненә туры килә. Бу көнне дөньяга килгәннәр бик игътибарлы, дцреслек яклы, һәм әлеге дөреслекне уд кешеләргә эзләп тә табып бирергә әзер.
Марина үзенең "Вконтакте"дагы рәсми битендә вакытында якын кешең тарафыннан әйтелгән дөрес сүз сине канатландыруы турында афоризм урын алган. Кешегә, аның мөмкинлекләренә ышаныч булу аны Олимп тавы югарылыгына күтәрелергә мөмкин. "Яныңда якын кешең булса, син канатланып, әллә ниләр эшләргә әзер".
Марина актив тормыш рәвеше алып бара һәм үзенең яраткан хоккей командасы "Ак Барс" өчен җан ата.
Маринага уңышлар телибез.
P.S. тапшыруның тулы аудиоязмасы "Вконтакте"дагы рәсми төркемебездә урнаштырылган.
P.P.S. Игътибар! Әлеге тапшыру өчен барлык мәгълүмат та тапшыру героеның "Вконтакте"дагы рәсми битеннән алына. Шунлыктан чынбарлыктан аерым урыннар да булырга мөмкин.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев