Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Марат Әхмәтов: "Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт хакы 10-12 мең сум - ул кешене рәнҗетү"

Аена уртача хезмәт хакы - 18,4 мең сум, 2015 елдагыдан 8 процентка артык. Бүген ТР Хөкүмәте йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы тармагының агымдагы елның 9 аенда икътисадый күрсәткечләре турында бәян итте. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте...

Аена уртача хезмәт хакы - 18,4 мең сум, 2015 елдагыдан 8 процентка артык.
Бүген ТР Хөкүмәте йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы тармагының агымдагы елның 9 аенда икътисадый күрсәткечләре турында бәян итте. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, барлык хуҗалыклар төрләрендә авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме 9 ай нәтиҗәсе буенча 184,2 млрд сум тәшкил итте, чагыштырмача бәяләү буенча җитештерү индексы 106,5 процент тәшкил итте (Россиядә әлеге күрсәткеч - 103,6 %).
ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы сүзләренчә, 2016 елның гомуми нәтиҗәләре барлык хуҗалыклар төрләре буенча 235,2 млрд сум тәшкил итәчәге фаразлана (үсемлекчелектә - 125,6 млрд сум, терлекчелектә - 109,6 млрд сум). Узган елдагы белән чагыштырганда - 105,2 процент. Аның сүзләренчә, беренче чиратта бу ашлык уңышының 1,3 кат артуы нәтиҗәсендә ирешелде, шикәр чөгендере - 114 процентка, ит җитештерү - 3,7 процентка, сөт саву - 1,3 процентка артты.
2016 елның 9 ае буенча акчалата керем авыл хуҗалыгы һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында 63,5 млрд сум тәшкил итте, үсеш - 8 процент. Шулардан сөт сатудан - 16,4 млрд сум, үсеш - 11 процент, терлек һәм кош итен сатудан - 25,4 млрд сум, ягъни 101 процент.
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, агымдагы ел нәтиҗәләре буенча керем 100 млрд сум тирәсе фаразлана (2015 елда 83 млрд сум иде).
Авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары буенча 2016 елның 9 аеның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре түбәндәге: керем - 69,5 млрд сум, чыгым - 63,4 млрд сум, табышлы предприятиеләр өлеше - 93 процент. Дәүләт ярдәме өлеше - 2015 елдагыга караганда 18 процентка ким.
Марат Әхмәтов тармактагы уртача хезмәт хакы күләменә игътибар итте. Аена уртача хезмәт хакы - 18,4 мең сум, 2015 елдагыдан 8 процентка артык.
Министр сүзләренчә, авыл хуҗалыгы хезмәте тиешле дәрәҗәдә бәяләнми. Ул Әгерҗе районын мисал итеп китерде, анда хезмәт хакы күрсәткечләре быел кимегән (былтыр 13,8 мең сум булса, быел 12,9 мең сум).
Шулай ук Әлки, Апас, Кама Тамагы, Яңа Чишмә, Ютазы районнарында хезмәт хакы үсеше җитәрлек түгел. "10-12 мең сумлык хезмәт хакы - кешене рәнҗетү ул, - диде Марат Әхмәтов. - Бүген кулланучыларның минималь бюджеты - 13,8 мең сум. Безнең министрлык муниципаль районнар башлыклары, ведомство структуралары белән берлектә алга таба авыл хуҗалыгында хезмәт хакына аеруча игътибар итәчәкбез. Бездә хезмәт хакын арттыруга һәм нәтиҗәле эшчәнлеккә ирешү өчен мөмкинлекләр гаять күп".
Татарстан Президенты, үз чиратында, авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт хакын түләүгә аеруча игътибар итәргә өндәде. Әлеге мәсьәләне контрольдә тотарга кирәк, диде ул, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең хезмәт хакы ким булырга тиеш түгел.
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, иң элек, хезмәт хакы - гражданнарның кереме ул, аңа аларның тормыш дәрәҗәсе бәйле. "Кешеләр гаиләләрен ашатырга, коммуналь хезмәт өчен түләргә кирәк, - диде ул. - Аларның хезмәт хакы ким булуга хезмәткәрләр генә гаепле түгел, без җитәкчеләр буларак, уртача хезмәт хакы турында, гражданнар иминлеге турында уйларга тиеш".
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X