Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Манзара” спорт премиясе - Раил Нургалиевта

18 нче гыйнварда Казан дәүләт циркы аренасында “Манзара” спорт-музыкаль премиясен тапшыруга багышланган тантана булып узды.

Искиткеч концерт тамашасы татар эстрадасы артистлары чыгышын, шулай ук көрәш буенча ярышны үз эченә алган иде. Быелгы елның яңалыгы соңгы ике елда чемпион билбавына лаек булганнар - Биектау районыннан Раил Нургалиев һәм Теләче районыннан Муса Галләмов арасындагы көч сынашу булды. Көрәшчеләр күп тапкырлар дөнья чемпионы исемен алуга ирешкән спортчылар, алар шулай ук бик күп бүләкләр һәм алтын медальләргә лаек булган кешеләр. Киеренке көрәштә Биектау көрәшчесе Раил Нургалиев җиңеп чыкты.

Раил Нургалиев өчен әлеге җиңү аның спорт казанышларына тагын бер өстәмә булды. 33 яшьтә генә булуына карамастан, ул шактый зур җиңүләргә и р е ш к ә н т ә җ р и б ә л е көрәшче.

Раил Нургалиев - билбаулы көрәш буенча спорт мастеры, милли көрәш буенча атказанган спорт мастеры, күп тапкырлар Татарстан, Россия һәм Европа чемпионы исемен яулаган спортчы. Раил Нургалиев спорт биеклекләрен яулауда тәүге адымнарын туган районы Теләчедә ясаган. Сәләтле малайны тиз күреп алалар һәм ул 8 яшендә көрәш белән шөгыльләнә башлый. Бөтенесе дә беренче тапкырында ук барып чыкмаса да, үз дигәнендә нык тору бәрабәренә максатына ирешә. Ярышларда Раил Нургалиев тәҗрибә туплый, көндәшләренең һәр хәрәкәтен игътибар белән күзәтә.

Милли көрәш буенча күп тапкырлар Татарстан һәм Россия чемпионы дәрәҗәсенә күтәрелгән спортчы 2014 елда планетада иң көчлесе булды. Ра и л Н ур га л и е в ел саен татар халкының яраткан бәйрәме Сабан туенда катнаша һәм мәйданнан һәрвакытта да җиңүче булып чыга. 2017 елда Мәңгәр авылында Федераль Сабан туе узды. Бәйрәмнең йөзек кашы милли көрәш, дөресрәге, Биектау районы спортчысы катнашкан көрәшләр булды. Иң көчле көрәшчеләр арасында Раил, үзе кебек үк шөһрәтле көндәшләрен җиңеп, Астраханьда 2017 елгы Федераль Сабан туеның абсолют батыры булды.

Раилнең тагын бер мавыгуы бар - ул машиналар ярата. Теләсә кайсы Сабан туеның төп призы булган автомашина аның коллекциясенә тагын бер экземпляр дигән сүз. Милли бәйрәмнәрдә җиңүләр яулаган өчен Нургалиев 30 лап “тимер ат” откан инде.

Узган 2019 нчы елның иң якты һәм истә кала торган вакыйгасы, әлбәттә, “Казан арты” паркында узган “Казан арты Сабантуе” булды. Бәйрәмдә Биектау районыннан, республика шәһәрләреннән һ ә м а в ы л л а р ы н н а н меңләгән кеше катнашты. Бәйрәмнең төп герое һәм абсолют батыры данлыклы көрәшче Раил Нургалиев булды. Шул ук елны ул Новосибирскида узган XIX нчы Федераль Сабан туеның да абсолют батыры исемен яулады. Биектау спортчысы тагын бер тапкыр үзенең иң яхшыларның да яхшысы булуын исбатлады. Раил Нургалиевны тагын бер җиңүе белән котлыйбыз һәм аның киләчәктә дә спортта зур казанышларга ирешүен телибез.

Елена МАРТЫНОВА, фото ТРның спорт министрлыгы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев