Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

"Мандарин"нар "Экипаж" командасы составында Россия Оборона министры Кубогы уенында җиңүче булдылар (+ФОТО)

Казанда Россия Оборона министры Кубогына ярымфинал уены узды. Әлеге уеннарда Мәскәү, Калининград, Смоленск, Сызрань һәм Казан шәһәренең хәрби уку йортлары командалары катнашты. Уен "Пирамида" залында узды. Екатерина Холина җитәкчелегендәге "Мандарин" КВН командасы Казан танк училищесының "Экипаж" командасы составында чыгыш ясадылар. Казан командасы әлеге уенда беренче урынны алды һәм Мәскәүдә узачак...

Казанда Россия Оборона министры Кубогына ярымфинал уены узды.
Әлеге уеннарда Мәскәү, Калининград, Смоленск, Сызрань һәм Казан шәһәренең хәрби уку йортлары командалары катнашты. Уен "Пирамида" залында узды.
Екатерина Холина җитәкчелегендәге "Мандарин" КВН командасы Казан танк училищесының "Экипаж" командасы составында чыгыш ясадылар.
Казан командасы әлеге уенда беренче урынны алды һәм Мәскәүдә узачак финал уенына юллама алды. Уен май аенда узачак.
"Пирамида"да узган уенда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
"Мандарин" кызлары тамашачыларны үзләренең энергетикасы һәм күңел күтәренкелеге белән шаккаттырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев