Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

"Мандарин" студиясе кызлары “Исәнме, Россия!” дип аталган Халыкара конкурс-фестивале лауреатлары булды (ФОТО)

27 октябрь көнне Казан дәүләт мәдәният институтында балалар һәм яшүсмерләр бию коллективлары арасында узучы "Исәнме, Россия!" дип аталган Халыкара конкурс-фестиваль узды. Конкурсның жюри составына С.Казарновскийның «Класс центр» үзәге хореографы Эльвира Таха, ТРның халык артисткасы, ГАПИТ балетмейстеры Раилә Гарипова, Бразилия балет академиясе солисткасы Аманда Гомеслар керде. Конкурста катнашучылар башлыча Казан шәһреннән...

27 октябрь көнне Казан дәүләт мәдәният институтында балалар һәм яшүсмерләр бию коллективлары арасында узучы "Исәнме, Россия!" дип аталган Халыкара конкурс-фестиваль узды.
Конкурсның жюри составына С.Казарновскийның «Класс центр» үзәге хореографы Эльвира Таха, ТРның халык артисткасы, ГАПИТ балетмейстеры Раилә Гарипова, Бразилия балет академиясе солисткасы Аманда Гомеслар керде.

Конкурста катнашучылар башлыча Казан шәһреннән иде, шулай Биектау, Азнакай, Чистай районнарыннан да катнашучылар булды. Биектау районын Екатерина Холина җитәкчелегендәге "Мандарин" студиясе тәкъдим итте.
Безнең коллектив үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтте һәм, нәтиҗәдә, 3 нче дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булдылар.
Коллективны әлеге матур җиңүе белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев