Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

«Мандарин» командасы 1 каналда чыгыш ясаячак

«Мандарин» бию студиясенең шаяннар һәм тапкырлар командасы сентябрьдә Анапада узган Халыкара фестивальдә катнашты. Россиядән һәм бердәмлек илләреннән килгән йөздән артык команда арасында Биектау командасы җиңү яулап кайтты.

Студиянең халыкара дәрәҗәдәге уңышларына куанып, без «Мандарин» бию студиясенең җитәкчесе Екатерина Холинага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

- Екатерина Игоревна, хореографик коллектив нигезендә шаяннар һәм тапкырлар командасы кайчан оешты һәм ул нинди максатларны күз алдында тотты?

- «Мандарин» шаяннар һәм тапкырлар командасы 2016 елда барлыкка килде. Ул вакытта без Татарстандагы балаларны сәламәтләндерү лагерьларының берсендә «ШТК стилендәге җәй» дип аталган профильле сменада катнашкан идек. Безнең коллектив кызлары анда бию номерлары белән чыгыш ясады. Кызларга республиканың төрле шәһәрләреннән килгән шаяннар һәм тапкырлар командалары, аларның чыгышы бик тә ошады. Шулай итеп, без дә үзебезнең коллективта аерым клуб булдырырга ниятләдек.

- Команданың беренче уенчылары кемнәр иде?

- Әлбәттә, студиянең иң актив кызлары булды. Алар бишәү иде. Өчесе инде, мәктәпләрне тәмамлап, үз юлларын тапты. Әдилә белән Зәринә бүгенге көндә дә уйнауларын дәвам итәләр. Моннан ике ел элек командабызга яңа состав килде. Алар көчле, акыллы, тапкыр, шаян кызлар. Алар безнең команданың киләчәге. Яңа состав барлыкка килгәч безнең нәтиҗәләр дә күренә башлады.

- «Мандарин», иң беренче чиратта, бию коллективы. Ничек алар ике юнәлештә дә чыгыш ясый ала? Бәлки коллектив жюри игътибарын бию белән җәлеп итә торгандыр?

- «Мандарин» бию студиясенең шаяннар һәм тапкырлар командасында бары тик бии торган балалар гына чыгыш ясый. Хореография, әлбәттә, безгә нык ярдәм итә. Без үзебезне бәйгеләрдә, фестивальләрдә бию командасы буларак тәкъдим итәбез. Шаян биюләр юнәлеше һәркем өчен кызыклы. Без шуның белән алдырабыз да.

- Екатерина Игоревна, команда оешкан көннән башлап, үзегезнең хәтергә кереп калган нинди казанышларыгызны әйтеп үтәр идегез?

- Команда оешуның беренче көннәреннән үк безнең команда үз юнәлешен билгеләде һәм кызлар яхшы гына чыгыш ясый башлады. Иң элек «Яшь Казан» лигасына кердек, соңыннан Казан яшүсмерләр лигасына кабул иттеләр. Казанда уйнаганда Бөтенроссия яшүсмерләр лигасына чакыру алдык. Тора-бара “Шаян һәм тапкыр балалар командалары” телевизион проектының чирек финалына уздык. Әлеге проект 2017 елда эшли башлады. «Мандарин» командасы «Артек»та чыгыш ясады. Безнең чыгышны СТС телевидение каналы күрсәтте.

- Ә «Артек»ка чакыру кемнән килде?

- Татарстан Республикасы шаяннар һәм тапкырлар командасының элеккеге директоры Илдар Фәттахов безне яшүсмерләр лигасына чакырган иде. Моның өчен без аңа бик тә рәхмәтле. Бу вакытта Россия күләмендә Татарстан данын якларлык бер генә балалар командасы да юк иде. Бу безнең өчен көтелмәгән шатлык булды. Әлбәттә инде, зур җаваплылык та өстәде. Ул елны без ярымфиналга чыктык. Әмма коронавирус таралу белән бәйле булган пандемия финал үткәрүгә комачаулык итте. Агымдагы елда телевизион фестивальнең чирек финалында катнаштык. 2018-2019 еллар сезонында Казан яшүсмерләр лигасы чемпионы булдык. Моннан тыш, безнең кызлар Самара яшүсмерләр лигасының вице-чемпионнары исеменә лаек булдылар.

- Екатерина Игоревна, команда Россиянең төрле шәһәрләрендә чыгыш ясый. Юл, ашау-эчү, яшәү чыгымнарын кем финанслый?

- Д ө р е с е н ә й т е р г ә к и р ә к , чыгымнарның күп өлеше әти-әниләр җилкәсенә төшә. Ерак юлга чыкканда киңрәк җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итәбез. Безнең өчен һәр тиен кадерле.

- Сез әле күптән түгел генә чираттагы фестивальдән кайттыгыз. Белүебезчә, буш кул белән түгел. Үзегезнең тәэсирләр белән уртаклашсагыз иде.

- Әйе, без Анападан - Халыкара фестивальдән кайттык. Быелгы фестивальдә 100дән артык команда катнашты. Алар барысы да телевизион фестивальнең финалына чыгу өчен көрәште. Финалны телевидениегә февраль аенда төшереп, киләсе елда беренче каналдан күрсәтәчәкләр.

- Илнең иң популяр телевизион каналында чыгыш ясау хокукына ия булу хәбәрен ишеткәч тә Сезне нинди хисләр биләп алды?

- Күз алдыгызга китерегез, залда 100дән артык команда вәкиле. Барысы да үзен иң яхшы 23 команда арасында күрергә тели. Ә җиңүчеләрне игълан иткәндә шактый гына вакыт аралыгы саклыйлар. Бер команданы игълан иткәч, икенчесен зур түземсезлек белән көтәбез. Бу мизгелләрдә йөрәк урыныннан чыгар төсле тоела. «Мандарин» командасын игълан иткәч тә, мин шатлыгымнан үземне тыя алмадым. Шатлык катыш хисләр тышка бәреп чыкты. Мондый олы җиңүне күз алдына да китерә алмаган идек. Бу - безнең җиңү, безнең кызларның җиңүе, әти-әниләрнең җиңүе.

- Екатерина Игоревна, без дә Сезнең шатлыкны уртаклашабыз һәм олы җиңүегез белән котлыйбыз. «Мандарин» командасының җиңүе белән без дә горурланабыз. Сезгә алга таба да уңышлар гына юлдаш булсын.

Әңгәмәне Эрнест АБДУЛАЕВ алып барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев