Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Мандарин” бию студиясе Мәскәүдә узган Халыкара фестивальдә Лауреат исеменә лаек булды

2017 елның 13-15 нче гыйнвар көннәрендә Мәскәү шәһәрендә "Мәскәү вакыты" дип аталган Балалар һәм үсмерләр иҗаты Халыкара конкурс-фестивале узды. Әлеге фестивальдә Биектауның "Балкыш" балалар иҗаты йорты каршында эшләп килүче "Мандарин" бию студиясе дә катнашты һәм зур нәтиҗәләргә ирештеләр. "Кызлар" һәм "Без апельсин бүлештек" биюләре өчен 1 дәрәҗә Лауреат, ә "Тузганак"...

2017 елның 13-15 нче гыйнвар көннәрендә Мәскәү шәһәрендә "Мәскәү вакыты" дип аталган Балалар һәм үсмерләр иҗаты Халыкара конкурс-фестивале узды.
Әлеге фестивальдә Биектауның "Балкыш" балалар иҗаты йорты каршында эшләп килүче "Мандарин" бию студиясе дә катнашты һәм зур нәтиҗәләргә ирештеләр.
"Кызлар" һәм "Без апельсин бүлештек" биюләре өчен 1 дәрәҗә Лауреат, ә "Тузганак" һәм "Смуглянка" биюләре өчен коллектив 2 дәрәҗә Лауреат исемнәренә лаек булдылар.
Тагын шунысын да әйтеп китәргә кирәк, бәйгедәге уңышлары өчен коллектив Кырым Республикасында узачак бәйгегә юллама да алдылар.
Зур җиңүегез белән котлыйбыз! Горурланабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев