Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Макс - "Биектау FM" йолдызы

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Макс. "Сәламәт яшәү рәвеше" төшенчәсен һәркем үзенчә кабул итә. Кемдер аны начар гадәтләрдән баш тарту дип уйлый, кемдер аерым режим буенча туклану дип...

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Макс.

"Сәламәт яшәү рәвеше" төшенчәсен һәркем үзенчә кабул итә. Кемдер аны начар гадәтләрдән баш тарту дип уйлый, кемдер аерым режим буенча туклану дип саный, кемдер күбрәк хәрәкәтләнүгә өстенлек бирә. Тик шунысы мәгълүм, спорт ул - хәрәкәт, сәламәтлек һәм матурлык.

Макс спортны үз итә. Төрле ярышларда катнаша, җиңү яулый, яраткан командасы өчен җан ата. Еш кына чаңгыда шуарга чыга, тимераякларда шуа, крещение вакытларында бөкегә дә чума. Әлеге үзенең гамәле белән үзенә карата зур хөрмәт уята ул.

Аңа спортта зур уңышлар телибез, шулай актив һәм шат күңелле булып калсын. Бәхет, сәламәтлек һәм гаилә бәхете телибез.

Реклама

P.S. тапшыруның тулы аудиоязмасы "Вконтакте"дагы рәсми төркемебездә урнаштырылган.

P.P.S. Игътибар! Әлеге тапшыру өчен барлык мәгълүмат та тапшыру героеның "Вконтакте"дагы рәсми битеннән алына. Шунлыктан чынбарлыктан аерым урыннар да булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев