Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Ләйсән Аймәтова - "Биектау FM" йолдызы

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Ләйсән Аймәтова. Хатын-кызга безнең җәмгыятебездә иң мөһим булып саналган роль бирелгән. Ул гаилә учагын саклаучы, өйдә һәрвакытта да җан тынычлыгы алрылык, рәхәтлек тудыручы....

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Ләйсән Аймәтова.

Хатын-кызга безнең җәмгыятебездә иң мөһим булып саналган роль бирелгән. Ул гаилә учагын саклаучы, өйдә һәрвакытта да җан тынычлыгы алрылык, рәхәтлек тудыручы. Тәмле ашлар, бәхетле гаилә, чиста өй - болар барсы да яхшы хуҗабикәне тасвирлый торган сыйфатлар.

Ләйсән менә дигән хатын-кыз. Тәмле ашлар, котлетлар пешерә, яшелчәләрдән ризыклар әзерли, төрле пироглар һәм салатлар ясый. Аның ирен эштән йөгә кайтышына тәмле кичке аш һәм яраткан хатыны көтеп тора.

Бик яхшы аш-су остасы булуга өстәп, ул әле бик кунакчыл хуҗабикә дә. Әзерләгән ризыкларының ул өстәлдә матур күренүен дә кайгырта.

Ләйсәнгә сәламәтлек, шатлык, уңышлар һәм һәрвакытта да шундый мөлаем, матур һәм яхшы күңелле булып калуын телибез.

"Вконтакте" да безнең төркемдә теркәл, икенче тапшыруда безнең алып баручылар нәкъ менә сезнең "йолдызы"гызны кабызырга мөмкин. Тагын шунысын да әйтеп китәбез, декабрь аеннан радио «Ай йолдызы»н ачыклый башлады. «Ай йолдызы» булыр өчен "ВКонтакте"дагы рәсми төркемебездә урын алган альбомда күңелегезгә ошаган катнашучыга лайк куярга кирәк.

P.S. тапшыруның тулы аудиоязмасы "Вконтакте"дагы рәсми төркемебездә урнаштырылган.

P.P.S. Игътибар! Әлеге тапшыру өчен барлык мәгълүмат та тапшыру героеның "Вконтакте"дагы рәсми битеннән алына. Шунлыктан чынбарлыктан аерым урыннар да булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев