Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Өллә авылында яшәүче Сәгадәтбану Җиһаншинага 100 яшь тулды

Бүген Биектау районы Өллә авылында яшәүче Сәгадәтбану Җиһаншинага 100 яшь тулды. Әлеге мөхтәрәм ханымны матур бәйрәме белән котларга Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да килгән иде. Сәгадәтбану апа башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән. Ире-фронтовик та мәктәптә хезмәт куйган. Бергә-бергә өч бала: ике малай һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Кызганычка каршы...

Бүген Биектау районы Өллә авылында яшәүче Сәгадәтбану Җиһаншинага 100 яшь тулды.
Әлеге мөхтәрәм ханымны матур бәйрәме белән котларга Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да килгән иде.
Сәгадәтбану апа башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән. Ире-фронтовик та мәктәптә хезмәт куйган. Бергә-бергә өч бала: ике малай һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Кызганычка каршы бер малайлары илле яшен дә тутырмаган килеш дөнья куйган. Кызлары Яр Чаллы шәһәрендә яши, ә икенче уллары Казанда гомер итә.
Сәгадәтбану апа олы яшьтә булу сәбәпле, каралты-кура буенча бөтен эшен дә эшләп бетерә алмый, шунлыктан кыш көннәрендә улы белән киленендә яши.Килененең сүзләренә караганда, алар кайнанасы белән кырык ел яшәү дәверендә беркайчан да сүзгә килмәгәннәр. Хәзер дә Сәгадәтбану апаның киңәшләренә колак салып яшиләр икән.
Мөхтәрәм ак әбиебезгә саулык-сәламәтлек, имин еллар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев