Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

ӨЛКӘННӘР КӨНЕ

Өлкәннәр көненә һәм Өлкәннәр ун-көнлегенә әзерлек башланды. Социаль яклау идарәсе мәгълүматлары буенча, Биектау районында 9917 пенсионер яши, шул исәптән 70 яшьлекләр һәм аннан да өлкәнрәкләр - 4019 кеше. Барлык авыл җирлекләрендә Өлкәннәр ункөнлеге дәвамында чаралар уздыру күздә тотылган. Болар - чәй табыннары, концертлар, бүләкләр. Иң мөһиме, бер генә ветеран да...

Өлкәннәр көненә һәм Өлкәннәр ун-көнлегенә әзерлек башланды.
Социаль яклау идарәсе мәгълүматлары буенча, Биектау районында 9917 пенсионер яши, шул исәптән 70 яшьлекләр һәм аннан да өлкәнрәкләр - 4019 кеше. Барлык авыл җирлекләрендә Өлкәннәр ункөнлеге дәвамында чаралар уздыру күздә тотылган. Болар - чәй табыннары, концертлар, бүләкләр. Иң мөһиме, бер генә ветеран да игътибарсыз калырга тиеш түгел. Республикада ялгыз яшәүче өлкәннәргә ярдәм итү өчен (андыйлар бездә 168) "Әйбәт телефон" ("Добрый телефон") акциясе оештырыла. Акция барышында ялгыз картларга тревога кнопкасы булган мобиль телефоннар тапшырылачак.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев