Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Лилия Шәрипова - "Биектау FM" йолдызы

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Лилия Шәрипова. Күп кенә хатын-кызлар өчен гаилә һәм балалар тормыш мәгънәсе. Әнинең бәхете - аның балаларында. Лилия Илдүс кызының инде үсеп җиткән ике...

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Лилия Шәрипова.

Күп кенә хатын-кызлар өчен гаилә һәм балалар тормыш мәгънәсе. Әнинең бәхете - аның балаларында. Лилия Илдүс кызының инде үсеп җиткән ике баласы бар. Алар - Марат һәм Ләйсән. Узган ел алар гаиләсе өчен мөйим вакыйгаларга бай булган. Җәй көне аның улының туе булган. Ул үзенең сөйгән кызы Алиягә өйләнгән. Ә әникешенең яраткан кызы югары уку йортын тәмамлап, белгечлек алып чыккан.

Кайгыртучан хуҗадикә Лилия Илдүс кызы күп кенә аш-су рецептларын белә, төрледән-төрле салатлар, кайнатмалар, татар милли ашлары һәм халык медицинасы белән кызыксына.

Быелгысы елның узган елның матур дәвамы булуын, хыялларның тормышка ашуын, яңа үрләр һәм җиңүләр яулавыгызны, истә кала торган вакыйгалар, бәхет һәм иминлек телибез.

P.S. тапшыруның тулы аудиоязмасы "Вконтакте"дагы рәсми төркемебездә урнаштырылган.

P.P.S. Игътибар! Әлеге тапшыру өчен барлык мәгълүмат та тапшыру героеның "Вконтакте"дагы рәсми битеннән алына. Шунлыктан чынбарлыктан аерым урыннар да булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев