Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Лилия Шакирова - "Биектау FM" йолдызы

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Лилия Шакирова. Быелның декабрь аенда Лилия Шакирова беренче тапкыр әни булган, ул нәни кызчык алып кайткан. Әти һәм әни кешене дөньяга сабыйлары туудан...

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Лилия Шакирова.

Быелның декабрь аенда Лилия Шакирова беренче тапкыр әни булган, ул нәни кызчык алып кайткан.

Әти һәм әни кешене дөньяга сабыйлары туудан да бәхетлерәк мизгелләр бармы икән.

- Без безнең бәләкәй принцессабызның иң бәхетле әти-әнисе булдык, - дип яза үзенең "Вконтакте"дагы рәсми битендә Лилия.

Яшь әни берсеннән- берсе тәмле камыр ризыклары һәм тортлар да пешерә.

Сезнең гаиләгездә һәрвакыт мәхәббәт булсын! Сабыегыз үзегезгә һәрвакытта да бары тик яхшы эшләре белән генә сөендерсен. Тынычлык һәм бәхет телибез сезгә!

"Вконтакте" да безнең төркемдә теркәл, икенче тапшыруда безнең алып баручылар нәкъ менә сезнең "йолдызы"гызны кабызырга мөмкин. Тагын шунысын да әйтеп китәбез, декабрь аеннан радио «Ай йолдызы»н ачыклый башлады. «Ай йолдызы» булыр өчен "ВКонтакте"дагы рәсми төркемебездә урын алган альбомда күңелегезгә ошаган катнашучыга лайк куярга кирәк.

P.S. тапшыруның тулы аудиоязмасы "Вконтакте"дагы рәсми төркемебездә урнаштырылган.

P.P.S. Игътибар! Әлеге тапшыру өчен барлык мәгълүмат та тапшыру героеның "Вконтакте"дагы рәсми битеннән алына. Шунлыктан чынбарлыктан аерым урыннар да булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев