Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Лилия Борһанова: “Созвездие-Йолдызлык”тагы уңышлар – зур тырышлык нәтиҗәсе”

Биектау районының мәдәни тормышы турында сүз кузгатсак, яшь талантлар безне һәрдаим сөендереп кенә торалар. Аларның әле күптән түгел ирешкән казанышлары турында үз хәбәрчебез район Башкарма комитетының Мәдәният бүлеге начальнигы Лилия Борһанова белән сөйләште. - Тормышыбызда әти-әниләр дә, балалар да, педагоглар да ел буена әзерләнә торган төп конкурс бар, ул да...

Биектау районының мәдәни тормышы турында сүз кузгатсак, яшь талантлар безне һәрдаим сөендереп кенә торалар. Аларның әле күптән түгел ирешкән казанышлары турында үз хәбәрчебез район Башкарма комитетының Мәдәният бүлеге начальнигы Лилия Борһанова белән сөйләште.
- Тормышыбызда әти-әниләр дә, балалар да, педагоглар да ел буена әзерләнә торган төп конкурс бар, ул да булса - "Созвездие-Йолдызлык". Быел мондый фестиваль 17 нче тапкыр узды. Аның нәтиҗәләре, биектаулылар ирешкән уңышлар турында сөйләп китмәссезме?
- Фестиваль югары дәрәҗәдә узды. Аңа ел буе әзерләнелде. Бу конкурска балалар үзләре дә бик җитди карыйлар. Анда гаҗәеп күп коллективлар катнаша. Республикада мондый конкурста катнашмаган бер генә район да юк. Без дә бик җитди мөнәсәбәттә булдык. Зона турында бездән 15 номер узды. Бу үткән елга караганда 2 тапкырга артыграк. Әмма Казанга узганда күпләр төшеп кала. Чөнки коллективлар да, районнар да күп бит. Һәр муниципаль районнан нибары 2-3 чыгыш калдырыла. Оештыручылар барысын да күрсәтер идек тә, вакыт чикле шул, диләр. Шунлыктан яхшылар арасыннан да иң яхшыларын сайлап алырга туры килә. Безнекеләрне "УНИКС" мәдәни-спорт комплексында бүләкләделәр. Даниил Ершов конферанс номинациясендә өлкәннәр төркемендә 3 нче урынны алды, Камилла Шакирова- вокал номинациясендә 2 нче урында. "Везунчики" бию коллективына махсус приз тапшырылды. Финал концертында "Эмканта" вокаль триосы һәм Диана Гайнетдинова чыгыш ясады.
- Биектаулылар, әлбәттә, әлеге конкурсны күзәтеп торганнардыр. Фестивальнең колачы киңәя, аның зурлыгы, әһәмияте дә арта бара. Шунысы игътибарга лаек: биектаулылар шушы кызулыкны киметмиләр, чыгышлары, хис-тойгылары, костюмнары белән тамашачыларны таң калдыруларын дәвам иттерәләр. Үзебезнең бию коллективлары турында да беләсе килгән иде.
- Безнең бию коллективлары лаеклы рәвештә Казанга кадәр барып җиттеләр. Алар булдырдылар. Әмма, һәрвакыттагыча, әле тырышлыкны арттырасы урыннар бар. Белгәнебезчә, камиллеккә чикләр юк.
- Лилия Зөфәровна, сезгә, кимчелекләрне күрүче-күрсәтүче буларак, сорау. Сез залда булдыгыз, бөтенесен күзәтеп, җан атып утырдыгыз. Һәм инде, әлбәттә, үзегез өчен нәрсәләрнедер теркәп-билгеләп тә куйдыгыз. Ел үтеп киткәнне сизми дә каласың. Яңа конкурс та үзен озак көттермәс. Әле нәрсәләр өстендә эшләргә кирәк?
- Барлык нечкәлекләр турында тәфсилләп сөйләп тормыйча гына эшләргә, эшләргә һәм тагын бер тапкыр эшләргә кирәк, дип әйтәм.
- Балалар, әти-әниләр, коллективларның җитәкчеләре үзләренең бердәм команда булуларын исбатлый алдылармы?
- Әйе, алар, әлбәттә, бердәм команда. Аларга хәтта карап торуы да күңелле. Һәр коллектив та зур, тату гаилә кебек. Уңышларга да алар нәкъ менә һәммәсе бербөтен булып, бер максатны күздә тотып эшләгәнгә ирешәләр дә инде.
- Район җитәкчеләренең ярдәме дә көчле булды...
- Әлбәттә, җитәкчеләрнең ярдәменнән башка эш бармый. Алар безгә бик булышалар. Күп тапкырлар барулар зур чыгымнар сорый. Бу - автобуслар да, шулай ук костюмнар да. Киемнәр бик кыйммәткә төшә бит.
- Кызыклы әңгәмәгез өчен рәхмәт. Биектау районында мәдәни тормышның чәчәк атачагына иманым камил.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев