Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Ленар Усманов - "Биектау FM" йолдызы

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Ленар Усманов. Атлар - гаҗәеп хайваннар. Алар кешеләрне үзләренең матурлыклары, чыдамлыгы, акылы белән таң калдыралар. Шуңа күрә аларның кешеләр тарафыннан беренчеләрдән булып кулга...

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Ленар Усманов.

Атлар - гаҗәеп хайваннар. Алар кешеләрне үзләренең матурлыклары, чыдамлыгы, акылы белән таң калдыралар. Шуңа күрә аларның кешеләр тарафыннан беренчеләрдән булып кулга ияләштерелүе гаҗәп түгел.

Тапшыруыбызының бүгенге каһарманы атлар фермасы хуҗасы Ленар Усманов. Аның тормышы - яраткан гаиләсе, болыннар һәм кырлар, урманнар гүзәллеге һәм, әлбәттә, атлар. Аның яраткан спорт шөгыле - атлар спорты. Ат спорты белән шөгыльләнүчеләр әлеге спорт төре белән бик рәхәтләнеп сөйләшәләр. Әлеге спорт төренә бары тик 100 генә ел. Әмма шуңа да карамастан ул күп кенә кешеләр арасында зур танылу казанган.

Ленар Усманов янына еш кына туганнары, дуслары һәм танышлары килә. Бергәләп алар вакытларын бик күңелле итеп уздыралар.

Аңа алда да һөнәри уңышлар, иминлек һәм гаилә бәхете телибез.

P.S. тапшыруның тулы аудиоязмасы "Вконтакте"дагы рәсми төркемебездә урнаштырылган.

P.P.S. Игътибар! Әлеге тапшыру өчен барлык мәгълүмат та тапшыру героеның "Вконтакте"дагы рәсми битеннән алына. Шунлыктан чынбарлыктан аерым урыннар да булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев