Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Ленар Усманов Арчада уздырылган "Ат көне"ндә икенче урын алды (ФОТО)

1 октябрь көнне Арча районы Яңа Кырлай авылында Татарстанда беренче мәртәбә "Ат көне" узды. Чара йөздән артык атны һәм аларның хуҗаларын бер мәйданга җыйды. Биектау районыннан барлыгы дүрт ат катнашты. "Усманов Л.И" крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Ленар Усманов үзе җитәкләгән ат 40 км.га ярышларда икенче булып килде. Дөрес, әлеге чабышларда аның...

1 октябрь көнне Арча районы Яңа Кырлай авылында Татарстанда беренче мәртәбә "Ат көне" узды. Чара йөздән артык атны һәм аларның хуҗаларын бер мәйданга җыйды.
Биектау районыннан барлыгы дүрт ат катнашты. "Усманов Л.И" крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Ленар Усманов үзе җитәкләгән ат 40 км.га ярышларда икенче булып килде. Дөрес, әлеге чабышларда аның улы да чыгыш ясаган иде, тик ул призлы урын яулый алмады.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Васыйл Шайхразиев та катнашты. Ул 2 км арага гарәп токымлы атлар арасындагы чабышта Кадиллак-09 кушаматлы ат белән стратка чыкты.
Ленар Искәндәр улын әлеге зур җиңү белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев