Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Лариса Кручинина – Ел тәрбиячесе

Биектау районы "Миләшкәй" балалар бакчасының музыка җитәкчесе Лариса Кручинина "Ел тәрбиячесе - 2017" Республика бәйгесендә җиңүгә иреште. Бәйгедә республиканың барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән 1 меңнән артык конкурсант катнашкан иде. "Биектау хәбәрләре" газетасы редакциясе Лариса Владиславовна Кручининадан уңышка ирешүнең серләре турында сөйләвен үтенде. "Бәйгенең йомгаклау этабы гына 1-2 көн дәвам итә...

Биектау районы "Миләшкәй" балалар бакчасының музыка җитәкчесе Лариса Кручинина "Ел тәрбиячесе - 2017" Республика бәйгесендә җиңүгә иреште. Бәйгедә республиканың барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән 1 меңнән артык конкурсант катнашкан иде. "Биектау хәбәрләре" газетасы редакциясе Лариса Владиславовна Кручининадан уңышка ирешүнең серләре турында сөйләвен үтенде.
"Бәйгенең йомгаклау этабы гына 1-2 көн дәвам итә аның. Ә бәйгегә әзерлек эшләре еллар буе бара. Мин әлеге бәйгегә 6 ай әзерләндем. Җиңү җиңел генә килми ул. Аның өчен бар көчеңне, иҗади потенциалыңны, белемеңне куеп тырышырга кирәк. Мондый бәйгедә әле мин беренче генә тапкыр катнаштым. Аны оештыручылар сүзләреннән белә идем инде: елдан-ел бәйгенең шартлары үзгәрә, аның дәрәҗәсе күтәрелә, конкурсантларга карата таләпләр арта. Аларның чыгышлары да кызыклырак, мавыктыргычрак була бара.
Быел бәйгедә 1,5 мең педагог катнашты. Финалга чыгу өчен бик нык тырышырга туры килде. Мин бәйгенең муниципаль, зона турларыннан узганнан соң беренче республика турына уздым. Һәр турда безне "иләк" аша үткәрделәр. Бәйгенең финал өлешендә нибары 30 конкурсант калды. Финалга чыккан катнашучылар үзләренең иҗатларын һәм һөнәри осталыкларын ике сынауда күрсәттеләр: "Осталык дәресе" һәм "Түгәрәк өстәл". Аерым алганда, "осталык дәресе" кысаларында тәрбиячеләр мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләү буенча авторлык технологияләрен, методикаларын, иҗади табышларын тәкъдим иттеләр. Шулардан иң күп балл җыйган 15 конкурсант сынауны тагын дәвам иттерде. Аның кысаларында тәрбиячеләр мәктәпкәчә белем бирүнең заманча тенденцияләре турында сөйләделәр. Аңа әзерләнер өчен нибары 1 төн вакыт бирелде.
Әлбәттә, муниципаль, зона турларында балалар белән безнең өчен гадәти булган педагогик дәресләр, үзеңне иҗади яктан күрсәтү һәм башка чаралар билгеләнгән иде. Арчада узган зона ярышларында мин иң күп балл җыйган педагоглар рәтенә күтәрелдем. Әмма финал өлешенең таләпләре бик катгый иде.
Бәйгедә үземнең Биектау районы данын югары күтәрдем, дип уйлый. Тантаналы чара узганнан соң минем янга ике жюри әгъзасы килде һәм "Сезнең джаз барлык жюри әгъзаларын таң калдырды", диде. Ә минем дәрес "Без джаз иленнән" дип атала иде.
Сүземне йомгаклап, үземнең туган коллективыма, "Миләшкәй" балалар бакчасы мөдире Гыйлаҗетдинова Чулпан Илдус кызына олы рәхмәтемне җиткерәм. Чулпан Илдусовна бәйге барышында миннән дә ныграк дулкынланды, борчылды.
Безнең районда сәләтле педагоглар байтак. Теләк булса, беләк карышмый, диләр бит. Җиңәр өчен теләк һәм тырышлык кына кирәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев