Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Һәлакәткә очраган Ту-154 очкычының кара тартмасындагы аудиоязманы белгечләр тыңлады

Аудиоязмадан аңлашылганча, очкычта штаттан тыш хәл барлыкка килгән. Сочида һәлакәткә очраган Ту-154 очкычының борт үзязгычларын белгечләр өйрәнә башлады. Кара тартмадагы язманы тыңлагач, очкыч экипажының соңгы сүзләре билгеле булды. Аудиоязмадан аңлашылганча, штаттан тыш хәл барлыкка килгән. Пилотларның берсе "закрылки" дип кычкырып, нәрсә булганны ачыкларга тырышкан. Соңгы сүзләр булып: "Командир, падаем!" диган...

Аудиоязмадан аңлашылганча, очкычта штаттан тыш хәл барлыкка килгән.
Сочида һәлакәткә очраган Ту-154 очкычының борт үзязгычларын белгечләр өйрәнә башлады. Кара тартмадагы язманы тыңлагач, очкыч экипажының соңгы сүзләре билгеле булды. Аудиоязмадан аңлашылганча, штаттан тыш хәл барлыкка килгән. Пилотларның берсе "закрылки" дип кычкырып, нәрсә булганны ачыкларга тырышкан. Соңгы сүзләр булып: "Командир, падаем!" диган фраза яңгыраган, дип хәбәр итә Life.
Шуны да әйтерга кирак, берничә сәгать элек водолазлар кара тартмаларның икенчесен дә су астыннан эзлап тапты. Шулай ук очкыч физюляжының фрагментларын һәм пассажирларның әйберләрен судан чыгару дәвам итә, дип хәбәр итәләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Краснодар крае буенча Баш идарәсеннән, дип яза "Интерфакс".
Хәзер бу районда 45 кораб, 15 су астына төшү аппараты, 192 водолаз, 5 вертолет, шулай ук пилотсыз авиация эзләү эшләрен алып бара. Бу вакытка 15 үле гәүдә һәм 239 фрагмент табылган. Мәскәү медицина экспертизы бюросына 13 гәүдә һәм 168 фрагмент җибәрелгән. Һәлак булганнарның туганнары генетик экспертиза ясар өчен биологик материал тапшырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев