Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Лаеклы хезмәткәргә лаеклы бүләк

Озак еллар намус белән эшләгәне өчен Саймә Сафина Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Саннар белән эш итү, исәпләү, дебет-кредитны туры китерү, баланс әзерләү кемгәдер ялыктыргыч шөгыль булып тоелыр. Ә менә Саймә Сафина өчен болар - тормышының аерылгысыз бер өлеше. Саймә Ислам кызының саннар...

Озак еллар намус белән эшләгәне өчен Саймә Сафина Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Саннар белән эш итү, исәпләү, дебет-кредитны туры китерү, баланс әзерләү кемгәдер ялыктыргыч шөгыль булып тоелыр. Ә менә Саймә Сафина өчен болар - тормышының аерылгысыз бер өлеше. Саймә Ислам кызының саннар турында сөйләгәнен тыңлап торсаң, аларны, бергә тупланып, ниндидер матур көй китереп чыгара торган ноталар итеп күзаллый башлыйсың. Ул алу-кушулар, тапкырлау-бүлүләр белән кечкенә чагыннан ук мавыккан. Фәннәр патшасы - математика белән һәрвакыт дус булган. Һәм шушы дуслык һөнәр сайлаганда да хәлиткеч рольне уйнаган. Бухгалтерлык исәбе белгечлеге буенча техникум тәмамлап, Биектау райпосына эшкә килә, анда чирек гасыр хезмәт куя. 2005 нче елның мартыннан Саймә Ислам кызы Биектау районының "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәгендә баш бухгалтер булып эшли. Коллективта Саймә Сафинаны хөрмәт итәләр һәм бик яраталар. Ул үз эшенең чын остасы һәм киң күңелле, намуслы кеше. Тормыш иптәшенә сөекле хатын, ә балаларына яраткан әни. Сафиннар менә дигән ике бала тәрбияләп үстерделәр. Хәзер инде алар үзләре эшлиләр һәм әти-әниләренең йөзенә кызыллык китермәслек итеп яшиләр.

Реклама

Быел тормыш Саймә Сафинага ике "5"ле билгесе куйды. Ул гаҗәеп тырыш кеше. Юбилее уңаеннан ул озак еллар намус белән эшләгәне өчен Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X