Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Лаеклы бүләк

2015 елның 8 июнендә Казан шәһәрендә В.И.Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театрында Татарстан Республикасы социаль хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәменә багышланган форум булды. Җыелучыларны Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов котлады. Аннары Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин иң яхшы социаль хезмәткәрләргә Мактау грамоталары тапшырды. Бүләкләнгәннәр...

2015 елның 8 июнендә Казан шәһәрендә В.И.Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театрында Татарстан Республикасы социаль хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәменә багышланган форум булды. Җыелучыларны Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов котлады. Аннары Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин иң яхшы социаль хезмәткәрләргә Мактау грамоталары тапшырды. Бүләкләнгәннәр арасында Биектау муниципаль районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәге - "Өмет" хезмәткәре Гомәрова Зәмзәмия Вилдан кызы да бар. Ул социаль хезмәт күрсәтү тармагында 20 елдан бирле эшли. Россия Федерациясенең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгыннан "Озак еллар намус белән эшләгәне һәм социаль-хезмәт тармагында ирешкән казанышлары өчен" дигән Мактау грамотасы тапшырылды. Зәмзәмия Вилдан кызы вазифаи бурычларын югары һөнәри осталык белән башкара, учреждение уздыра торган чараларда: конкурсларда, бәйрәм концертларында актив катнаша. Тирән белемле, тырыш, уңган булуы бәрабәренә аның тәрбиясендәгеләр көнкүрештә тиешле ярдәм алалар. Зәмзәмия Вилдан кызының хезмәттәшләре арасында абруе зур, аны үзе хезмәт күрсәтә торган кешеләр дә, яшьләр дә ярата һәм хөрмәт итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев