Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Көзләрегез якты булсын

Өлкәннәр көнендә Биектау районының үзәк мәдәният йортына 200 ләп хезмәт ветераны чакырылды. Алар өчен экскурсия оештырылды. Килүчеләрне каршы алган, теркәгән арада хөрмәтле кунакларга пешкән ризыклар белән чәй эчеп алу өчен табын әзерләп куелган иде. Хезмәт ветераннары экскурсиягә уңайлы сигез автобуска утырып киттеләр. Ул Биектау районының тарихи урыннары буйлап та узды,...

Өлкәннәр көнендә Биектау районының үзәк мәдәният йортына 200 ләп хезмәт ветераны чакырылды. Алар өчен экскурсия оештырылды.

Килүчеләрне каршы алган, теркәгән арада хөрмәтле кунакларга пешкән ризыклар белән чәй эчеп алу өчен табын әзерләп куелган иде. Хезмәт ветераннары экскурсиягә уңайлы сигез автобуска утырып киттеләр.

Ул Биектау районының тарихи урыннары буйлап та узды, ветераннарга шулай ук яңа төзелешләрне дә күрсәттеләр. Алар соңгы елларда районның күзгә күренеп үзгәрүен кызыксынып күзәттеләр. Яңа балалар бакчалары калкып чыкты, йорт тирәләре тәртипкә китерелде, тагын бер мәктәп төзелеп килә.

- Бик әйбәт экскурсия булды бу. Үзгәрешләр күзгә ташланырлык, - дип уртаклашты үзенең тәэсирләре белән хезмәт ветераны Илгиз Нигъмәтуллин. - Районыбызның көннән-көн алга баруына без бик шат. Район җитәкчеләренә уңышлар, гаиләләренә тынычлык, иминлекләр телибез.

Экскурсия тәмамланганнан соң, очрашуга килүчеләрне үзәк мәдәният йортына чакырдылар. Анда аларны Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин каршы алды һәм бәйрәмнәре белән котлады.

- Сез безнең өчен бөтен нәрсәдә үрнәк һәм терәк булып торасыз, - диде ул, ветераннарга мөрә-җәгать итеп һәм аларга бәхет, сәламәтлек, тыныч күк йөзе теләде.

Бәйрәмгә багышланган концерт программасында уен кораллары ансамбле, ялгыз һәм икешәрләп җырлаучылар, районның иҗат коллективлары чыгыш ясады. Бәйрәмнең дәвамы районның Туган якны өйрәнү музеенда булды. Анда Красносельский авыл җирлегенең хезмәт ветераннарына бүләкләр тапшырылды. Ветераннар белән Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Рәфкать Кантюковның ярдәмчесе Гүзәлия Минкина очрашты.

Өлкәннәр ункөнлеге дәвам итә. Аларны данлау-хөрмәтләү чаралары авыл җирлекләрендә дә уздырыла. Чыпчык урта мәктәбенә хезмәт ветераннарын - авыл хуҗалыгы тармагының лаеклы хезмәтчәннәрен, Горький тимер юлында эшләүчеләрне, төрле һөнәр вәкилләрен чакырганнар.

Авыл җирлеге башлыгы Илшат Җиһаншин, кунакларга мөрәҗәгать итеп:

- Сезгә сәламәтлек һәм озын гомер телибез. Сезнең зирәк киңәшләрегезне тыңлап, шулай ук бергәләп эшлисе иде. Барыгызга да рәхмәт, - диде.

Чыпчык авыл мәдәният йорты директоры Галина Логанина ветераннарга:

- Сез тырыштыгыз, авылны сез булдырдыгыз, көчегездән килгәннең барысын да эшләдегез. Бөтен күңелегезне һәм йөрәгегезне бирдегез. Без сезнең белән горурланабыз, - диде.

Укучылар укытучылары белән бергә өлкәннәрнең өйләренә барганнар, аларга булдыра алганча ярдәм иткәннәр. Открыткалар әзерләгәннәр һәм җыр-биюләре белән чыгыш ясаганнар. Ветераннар балалар концертын бик яратып караганнар.

Менә шушындый бәй-рәмнәр районның барлык 25 авыл җирлегендә дә узган яки уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев