Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Көзге кайгыртучанлык”

Әле кичә генә җәйге кызулыктан качып, күләгәлерәк урын эзләгән кебек идек, ә инде карлары-бураннары белән кыш җитәргә дә күп калмаган икән. Кышкы салкыннарда тыныч булу өчен аңа хәзердән үк әзерләнә башларга кирәк. "Өмет" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү Үзәге 12 нче сентябрьдән үз тәрбиясенә алган ялгыз карт-карчыклар өчен "Көзге кайгыртучанлык"...

Әле кичә генә җәйге кызулыктан качып, күләгәлерәк урын эзләгән кебек идек, ә инде карлары-бураннары белән кыш җитәргә дә күп калмаган икән.
Кышкы салкыннарда тыныч булу өчен аңа хәзердән үк әзерләнә башларга кирәк. "Өмет" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү Үзәге 12 нче сентябрьдән үз тәрбиясенә алган ялгыз карт-карчыклар өчен "Көзге кайгыртучанлык" акциясе оештырды. 54 социаль хезмәткәр ай дәвамында аларның өйләрен җыештырачаклар, пәрдәләрен юып, тәрәзәләрен чистартачаклар һәм җылытачаклар. Шулай ук әлеге акция бәрәңге, яшелчә культураларын җыеп алуны, бакчаларны кышка әзерләүне дә күздә тота. Акция барышында мондый ярдәмне 101 ялгыз кеше алачак. «Безнең тәрбиядәгеләр кышны җыештырылган, чиста өйләрендә каршы алырлар, идән аслары яшелчә белән тулы булыр. Алар салкын кышны җиңел уздырып җибәрерләр», - диләр «Өмет» Үзәге хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев