Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Кызу көннәрдә кешеләрне сусыз калдыра күрмәгез!

Берәү күп уйлап тормаган - эшермәне япкан да куйган һәм шуның белән берничә йортны сусыз калдырган. Шундый кызу көннәрдә сусыз калган кешеләрнең күңел халәтен аңлавы бер дә кыен түгел. Ә ни өчен япкан соң ул эшермәне?

Бер уйлаганда гадәти күренеш кебек. Һава температурасы 40 градуска якынлашкан эссе көннәрдә суның күбрәк тотылуы һәм аның бөтен кешегә дә җитмәве аңлашыладыр. Әмма бу юлы краннардан су бары бер кеше гаебе белән генә акмый башлаган. Биектау авылындагы Первая Степная урамында яшәүче берәү бөтен урамны тәэмин итә торган суны каплаган һәм шуның белән үзенең проблемасын хәл итеп куйган. Аның өендә өзеклек килеп чыккан һәм бу мәсьәләне ул күршеләрен сусыз калдыру белән хәл итәргә уйлаган.

- Без кешеләрне сусыз калдыручының кем икәнлеген ачыкладык. Хәзерге вакытта административ-техник инспекциягә һәм район прокуратурасына мөрәҗәгать итү өчен исбатлау дәлилләре туплана, - дип аңлатты килеп туган хәлне “Биектау коммуналь челтәре” җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рамил Гыйльметдинов.

Әле ул кешенең эшермәне ябуы бер хәл. Ул аны әле ваткан да. Һәм шуның нәтиҗәсендә озакка сузылган ремонт эшләре таләп ителгән. Кешеләрне сусыз интектермәс өчен коммуналь хезмәткәрләр вакытлы торбаүткәргеч сузганнар. Хәзер алар Первая Степная урамында яшәүче үз белдеге белән ваткан детальне төзәтәләр.

Реклама

- Ни кызганыч, көннәр бик кызу торганлыктан, бездә мондый хәлләр ешаеп китте. Кешеләр бикләвеч арматурасын үз белдекләре белән көйләргә маташалар: эшермәне ачалар, ябалар һәм каплыйлар. Еш кына мондый башбаштаклыклар бик күңелсез тәмамлана. Мондый гамәлләрдән беренче чиратта аларның күршеләре зыян күрә, - диде “Биектау коммуналь челтәре” җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рамил Гыйльметдинов.

Коммуналь хезмәткәрләр 44 авылга хезмәт күрсәтә, аларга су белән тәэмин итү һәм канализация буенча 12 меңнән күбрәк коеның төзеклеген игътибар үзәгендә тотарга кирәк.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев