Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Кыш бабай балаларның хыялларын тормышка ашыра

Район җитәкчеләре һәм депутатлар “Теләкләр чыршысы” хәйрия акциясе кысаларында Яңа ел белән котлауларны башлап җибәрделәр. Узган атнада алар чыршыдан балаларның Кыш бабайга үтенечләре язылган хатларын алганнар иде. Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов Евсеевларның ишле гаиләсен якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, балаларга аларның Кыш бабайдан сораган бүләкләрен биреп сөендерде.

Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин Усад авылында яшәүче 13 яшьлек Элина Комлеваның хыялын тормышка ашырды. Ишле гаиләдә тәрбияләнүче кыз үзенең хатында чаңгылы булу турында хыяллануын язган. Аның янына әкият геройлары, Кар кызы белән Кыш бабай һәм аның хыялын тормышка ашыручы килде. Дамир Фәритович Элинаның алты туганын - кызлар һәм малайларны да бүләксез калдырмады, ул аларны ике балалар батуты, тәмле күчтәнәчләр белән сөендерде. Ә Элинаның үзенә чаңгылар бүләк итте. Кыз бераз каушап калса да, мондый сюрпризга бик шатланды. Аның хыялын гамәлгә ашыручының үзенең дә күңеле күтәрелде.

- Ел саен без “Теләкләр чыршысы” акциясе уздырабыз. Кыш бабай роленә керәбез. Бу шундый күркәм гадәткә әверелде. Быел әлеге чара югары дәрәҗәдә узды. Балаларның күңел түрендә йөрткән теләкләре язылган открыткаларны алганнарның барысы да аларны бәйрәм белән котладылар һәм бүләкләрен тапшырдылар. Балалар да канәгать, үзебез дә, - диде Дамир Шәйдуллин.

Биектау районы үзәк хастаханәсенең баш табибы Рамил Зиатдинов та үзе алган хатта язылган теләкне үтәде. Алина Бородинаның әти-әнисе юк, ул Питрәч районының “Шатлык” ятимнәр йортында тәрбияләнә. Рамил Равилович кызны Яңа ел белән котлау өчен Питрәч районына барды. Алина открыткасында үзенә пайеткалы рюкзак бүләк итүләрен сораган, рюкзакның төсен алыштырып торуы да аның өчен мөһим булуын да өстәгән.

Питрәч районының балалар һәм үсмерләр өчен “Шатлык” социаль приютында Биектау районыннан 5 бала яши. Анда район үзәк хастаханәсенең баш табибы белән бергә “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәгенең гаилә һәм балаларга cоциаль ярдәм бүлеге белгечләре дә барды. Алар балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.

Биектау районы депутатлары да нәни биектаулыларның теләкләрен үтәделәр. Георгий Анастасов Мүлмә авылында яшәүче Эльвина Зәкиеваның хыялын тормышка ашырды. Кыз могҗизачы аңа фломастерлар яки маркерлар тупланмасы алып килсен иде, дип теләгән булган.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев