Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Кызыклы концерт

Чыпчык урта мәктәбендә 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Үзешчән артистлар менә дигән чыгышлар әзерләгәннәр, алар тамашачыларның күңеленә бик тә хуш килде. Бу кичәдә сәхнәдә барысы да яраткан "Чепчуговские бабушки", "Неугасшие огни" коллективлары чыгыш ясады. Н.Н.Федотова җитәкчелегендәге хореография коллективының кече яшьтәгеләр төркеме кадриль биеде, ә өлкәннәр...

Чыпчык урта мәктәбендә 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты булды.

Үзешчән артистлар менә дигән чыгышлар әзерләгәннәр, алар тамашачыларның күңеленә бик тә хуш килде. Бу кичәдә сәхнәдә барысы да яраткан "Чепчуговские бабушки", "Неугасшие огни" коллективлары чыгыш ясады. Н.Н.Федотова җитәкчелегендәге хореография коллективының кече яшьтәгеләр төркеме кадриль биеде, ә өлкәннәр төркеме шәмнәр белән бию башкарды. Барлык артистларны җылы алкышлар белән бүләкләделәр.

Тамашачыларга Чыпчык авылы мәдәният йорты директоры Г.С.Логанина һәм Чыпчык урта мәктәбенең тарих укытучысы Ф.Н.Мөхтәрованың бердәм тырышлыгы белән әзерләнгән "Чыпчык авылын үстерүдә хатын-кызның роле, эшчәнлеге, өлеше" дигән видеофильм күрсәтелде. Чыпчык авылы оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре кичәдә катнашкан хатын-кызларны бәйрәм белән котладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев