Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Кышны озатып, язны каршыладык

Кышны бергәләшеп күңелле итеп озату - халкыбыз тормышында күптәннән килә торган гадәт. Ул бүген дә саклана. Узган ял көннәрендә авыл җирлекләрендә Масленица бәйрәме үткәрелде. Усад авылындагы Журавлев паркында, ничә яшьтә һәм нинди милләттә булуына карамастан, ел саен, бөтен кешене чакырып, күңел ачу оештырыла. Анда балалар өчен уеннар да, атта йөрүләр...

Кышны бергәләшеп күңелле итеп озату - халкыбыз тормышында күптәннән килә торган гадәт. Ул бүген дә саклана.

Узган ял көннәрендә авыл җирлекләрендә Масленица бәйрәме үткәрелде. Усад авылындагы Журавлев паркында, ничә яшьтә һәм нинди милләттә булуына карамастан, ел саен, бөтен кешене чакырып, күңел ачу оештырыла. Анда балалар өчен уеннар да, атта йөрүләр дә була. Бәйрәмнең төп билгесе - коймак һәм кайнар чәй белән сыйлану, масленица карачкысын яндыру.

Бу көнне Биектаудагы Җиңү паркы да гөр килеп торды. Бала-чага "ватрушка"ларда җилдерде. Фольклор коллективларының дәртле җырлары әллә кайларга яңгырап торды. Районның башка авыл җирлекләрендә дә кышны күтәренке күңел белән озаттылар.
Февральнең соңгы көннәре. Җир калын кар катламы белән капланып, салкын җилләр исеп торса да, календарь буенча кыш тәмамланып килә һәм без язны каршыларга, язгы эш-мәшәкатьләр белән шөгыльләнә башларга дигән уйлар белән яшибез.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев