Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Кышкы иҗат өчен – компьютер

Яңа ел алдыннан район үзәк хастаханәсендә иң яхшы кышкы композиция өчен конкурс игълан ителгән иде. Анда райондагы 7 сәламәтлек саклау учреждениесе катнашты. Дөбьяз хастаханәсе хезмәткәрләре мондый биремгә бик тә җаваплы мөнәсәбәттә булдылар. Алар, барлык хыялларын эшкә җигеп, күп кызыклы әйберләр уйлап чыгарып, кардан искиткеч гүзәл композиция ясап куйдылар. Күз явыңны...

Яңа ел алдыннан район үзәк хастаханәсендә иң яхшы кышкы композиция өчен конкурс игълан ителгән иде. Анда райондагы 7 сәламәтлек саклау учреждениесе катнашты.
Дөбьяз хастаханәсе хезмәткәрләре мондый биремгә бик тә җаваплы мөнәсәбәттә булдылар. Алар, барлык хыялларын эшкә җигеп, күп кызыклы әйберләр уйлап чыгарып, кардан искиткеч гүзәл композиция ясап куйдылар. Күз явыңны алырлык Кыш бабай белән Кар кызына, төсле шарларга "төренгән" чыршыга, 2017 нче ел символы - әтәчкә карагач, хастаханәгә килүчеләрнең дә, анда эшләүчеләрнең үзләренең дә кәефләре күтәрелеп китте.
Кардан ясалган иң матур иҗат җимешләренә конкурста Биектау район үзәк хастаханәсеннән жюри безгә 1 нче урынны бирде һәм компьютер бүләк итте.
Мактаулы 2 нче һәм 3 нче урыннарны Мәмдәл амбулаториясе һәм район үзәк хастаханәсенең хуҗалык бүлеге яулады.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев