Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Кышка әзерлек ничек бара

Биектау муниципаль районында 236 күп квартиралы йорт бар. Ул йортларга 2 идарә итүче компания һәм 11 торак хуҗалары ширкәте хезмәт күрсәтә. Гомуми квартиралар саны 1088 булган 24 йорт үзәктән җылытыла, аларны "Биектау коммуналь челтәре" ачык акционерлык җәмгыяте котельные җылыта. Котельныйлар 100 процент әзерлектә. Күп квартиралы 213 йортның кышкы шартларда файдалануга...

Биектау муниципаль районында 236 күп квартиралы йорт бар. Ул йортларга 2 идарә итүче компания һәм 11 торак хуҗалары ширкәте хезмәт күрсәтә. Гомуми квартиралар саны 1088 булган 24 йорт үзәктән җылытыла, аларны "Биектау коммуналь челтәре" ачык акционерлык җәмгыяте котельные җылыта. Котельныйлар 100 процент әзерлектә.

Күп квартиралы 213 йортның кышкы шартларда файдалануга әзерлек паспортлары бар. Бүгенге көнгә 23 йортның паспорты юк, шуларның 6сы - җылылык трассасын алыштыру сәбәпле, 9 йортта капиталь ремонт бара, 8 йортта ТРның Дәүләт торак инспекциясе күрсәткән җитешсезлекләр бетерелә.

Агымдагы елда блоклы-модульле яңа котельныйдан 2,2 км озынлыгындагы җылылык чыгармый торган торбалардан Юбилейная урамындагы торак йортларны җылыту өчен яңа җылылык трассасын төзү тәмамлана. Әлеге объекттагы эшләр һәм кимчелекләр барысы да 15 сентябрьгә бетереләчәк.

Фото с сайта altaynews.kz

Реклама

"Татметалл" ачык акционерлык җәмгыяте котельныен реконструкция эшләренә туктатып тору сәбәпле, Луговая урамындагы торак йортлар, 2 контурлы казаннар куеп, квартираларны аерым җылытуга күчерелә. Шулай ук алда күрсәтелгән котельныйдан "Петушок" балалар бакчасы да җылытыла, хәзерге вакытта аның өчен блоклы-модульле котельный төзелә.

Биектау муниципаль районы территориясендә 55 мәдәният, 25 сәла-мәтлек саклау учреждениесе, 81 мәктәп һәм балалар бакчалары җылыту сезонына тулысынча әзер.

Районның җылылык белән тәэмин итүче оешмаларының кулланган электр энергиясе һәм газ өчен бурычлары юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев