Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

"Куркынычсызлык мәктәбе" кыюларны һәм батырларны ачыклады

Татарстан Республикасы буенча Россия МЧС баш идарәсе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Биектау районында  "Куркынычсызлык мәктәбе-2021"  ярышлары уздырды.

Республика ярышлары Крутушка белем бирү-сәламәтләндерү лагеренда узды. Биредә берничә көн дәвамында республика мәктәпләрендә укучы балалар шәхси һәм иҗтимагый куркынычсызлык мәсьәләләре буенча белемнәрен тикшерде, гадәттән тыш хәлләрдә "Тормыш эшчәнлеге куркынычсызлыгы нигезләре" дәресләрендә алган практик күнекмәләрне куллану буенча көч сынашты. Ярышларда  республиканың төрле шәһәрләре һәм районнарыннан 8  команда катнашты, команданың һәрберсендә 8  кеше иде.   Ярышларның барлык төре дә ачык һава шартларында барды. Балалар “Исән калу маршруты”нда  чын мәгънәсендә көчле адреналин алдылар. Алар яңгыр астында бик катлаулы һәм төрле каршылыклардан торган маршрутны зур чыдамлык белән үтеп, финишка җиткәч самовардан кайнар чәй эчеп, яңа стартка әзерләнделәр. Ә кичләрен  ярышларның иҗади төре – җыр бәйгесе старт алды.

Бөгелмә шәһәре командасы  ярышларда үзен иң тәҗрибәле команда итеп танытты.  Соңгы 3 ел дәвамында  алар беренчелекне бирми. Дөрес, быелгы “Исән калу маршруты”нда Бөгелмә командасы гадәттән тыш хәлгә юлыкты - урманда адашып калды. Бәхеткә, аларга компас ярдәм итте.

“Без туризм белән шөгыльләнәбез, - дип билгеләп үтте Бөгелмә командасы әгъзасы Дарья Бельская. – Мондый төр сынаулар безнең өчен яңалык түгел. Әмма быел ярышларда бер тапкыр да катнашмаган укучылар да бар иде. Аларга, әлбәттә, кыенга туры килде. Алар үзеңне бау ярдәмендә коткаруда кыенлыклар кичерде”.

 Ярышларда катнашучылар вакытларын иртәдән кичкә кадәр саф һавада үткәрәләр, ял итәргә генә палаткаларга керәләр. Төнге сәгатьләрдә, салкын булу сәбәпле, сәламәтләндерү үзәгендә йоклыйлар. Үзәктә иртәнге һәм көндезге ашны ашыйлар, ә кичке ашны саф һавада үзләре әзерлиләр.

“Миңа бик тә ошый. Ашханәдә дә тәмле ашаталар, үзебез дә ризыкны төрледән төрлесен әзерлибез. Бик тәмле килеп чыга. Чөнки без ашны учакта пешерәбез. Ә учакта пешкән ризык һәрвакыт тәмле була”, - ди Бөгелмәдән килгән Мария Пузыкова.

Катнашучылар үзләре пешергән ризыкларга  махсус экспертлар бәя бирә. Алар иң тәмле кулинар эшләнмәләрне дә билгеләп үтә. Биредә төрле халыкларның милли ашларын татып карарга мөмкин. Көнчыгыш һәм  Кавказ халыклары ашлары,  француз кухнясы ризыклары – боларның барысын да ярышта катнашучылар әзерли.

Чистайдан килгән Виктория Александрова да үз командасы пешергән ризыкны мактап үтте: “Без үзебезнең укытучыбыз җитәкчелегендә   рагу  һәм  спагетти пешердек. Үзебезгә бик тә ошады, жюри әгъзалары да безнең ашка лаеклы бәя бирер дип өметләнәбез”.

6 көн дәвамында барган туризм ярышлары Татарстан укучылары арасында иң яхшы команданы ачыклады. "Спорт туризмы" дип аталган республика ярышлары укучылар өчен  гадәттән тыш хәлләрдән тиз һәм оста чыгу  күнекмәләрен алуда менә дигән иминлек мәктәбе булып тора.

 

Энҗе Гарафиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев