Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесенең район этабы узды

Биектау районы 4 нче урта мәктәбендә “Куркынычсыз тәгәрмәч” республика бәйгесенең муниципаль этабы узды.

Юл куркынычсызлыгын кисәтү, юлда йөрү кагыйдәләрен кечкенәдән үк өйрәтүне максат итеп куйган “Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесе ел саен уздырыла. Мәктәпнең спорт залына районның яшь юл хәрәкәте инспекторларыннан торган 18 команда үз мәктәбе данын яклап чыгыш ясады. Ярышлар ике  этапта барды: теоретик һәм практик этаплар.  Командалар составында 12 яшькә кадәр 4 әр укучы – ике кыз һәм ике малай тупланган.  Алар барысы да юл  хәрәкәтенең яшь инспекторлары булып торалар. Программа буенча берничә станцияне узарга кирәк иде. Беренче станциядә балалар юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрне барладылар, беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча тәҗрибәләрен күрсәттеләр. Укучылар велосипедта каршылыклы юлларны узу буенча да ярыштылар. “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Биектау бүлеге башлыгы Алсу Сафиуллина, 4 нче мәктәпнең педагог-оештыручысы Наталья Иванова һәм ЮХИДИ инспекторы   балаларның чыгышын җентекләп күзәтеп торды. Бәйгедә катнашучылар  саны күп булу сәбәпле, беренче медицина ярдәме күрсәтү  буенча белемнәрне тикшерү  теоретик формада гына барды. Шулай булуга карамастан, балаларның тема буенча белемнәре жюри әгъзаларын сокландырмый калмады.  

“Бик яхшы чыгыш ясаган мәктәпләр бар, - ди 4 нче мәктәпнең педагог-оештыручысы Наталья Иванова – Яшь инспекторлар сорауларга бик тиз һәм дөрес җавап бирделәр,  биремнәрне җитез эшләделәр.  Күренеп тора, балалар әзерләнеп килгәннәр. Әлбәттә, яхшы әзерләнгән командалар арасыннан да иң-иңнәрен генә сайлап алырга кирәк”.

Велосипедта каршылыклы юлларны узу буенча бирем аеруча төгәллек таләп итә торган биремнәрнең берсе.  Бәйгедә катнашучылар күнегүләрне бернинди ялгышсыз, тайпылышсыз узарга тиеш. Инспектор һәр ялгышны күзәтеп, билгеләп барды.

Бәйгенең барлык этаплары үтеп,  шартлары үтәлеп беткәч тантаналы мизгелләр җитте. Һәр команда дулкынланып бәйге нәтиҗәләрен көтте. Җиңүчеләрне тантаналы линейкада котладылар. “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Биектау бүлеге башлыгы Алсу Сафиуллина  районның яшь инспекторларына  истәлекле бүләкләр тапшырды. Ярышлар вакытында финалга узган командалар да истәлекле бүләкләргә лаек булды. Ә пьедестал баскычына менгән командалар, әлбәттә инде, өчәү иде: Биектау районы 3 нче мәктәп командасы – 3 нче, Усад мәктәбе командасы – 2 нче, районның 2 нче мәктәбе командасы 1 нче урынга чыкты. 2 нче мәктәпнең яшь инспекторлары исә район данын “Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесенең республика  этабында яклаячак.

“Бүгенге чара –  бик тә әһәмиятле профилактик чара булып тора. Ярышларда катнашу балаларга кызыграк булган саен, алар юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен әйбәтрәк үзләштерәчәк һәм урамнарда, автомобиль юлларында үзләрен күпкә ышанычлырак хис итәчәкләр”, - дип билгеләп үтте Биектау районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе башлыгы Айрат Асадуллин.

 

Эрнест Абдулаев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев