Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Куркынычсыз көпчәк” бәйгесе юлда гына түгел, тормышта да кирәкле күнекмәләргә өйрәтә

Биектау районы мәктәпләре яшь юл хәрәкәте инспекторларының “Куркынычсыз көпчәк” республика конкурсына әзерләнә башладылар. Конкурс өч этаптан торачак. Башта үзеңнең сәләтеңне район күләмендә күрсәтергә кирәк, аннары зона турында иң яхшыларны сайлап алачаклар, бары шуннан соң гына республика финалы уздырылачак. Биектауның 4 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары әлеге юнәлештә ел әйләнәсендә шөгыльләнәләр.

Педагог Николай Сергеев юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәресләрен атна саен уздыра. “Куркынычсыз көпчәк” конкурсында аның укучылары һәрдаим призлы урыннар яулаганлыктан, Биектауның 4 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тирәнтен өйрәнү өчен кирәкле бөтен нәрсә белән тәэмин ителгән.

Биредә махсус сиземләү датчиклары һәм тавыш ярдәмчесе куелган заманча манекен тора. Аның ярдәмендә яшь инспекторлар юл-транспорт фаҗигаләрендә зыян күрүчеләргә башлангыч ярдәм күрсәтәләр. Һәр укучы да юлда да, гомумән тормышта да кирәге чыгу ихтималы булган күнекмәләрне үзләштерә.

- ЯХИ (ЮИД) отряды белән план нигезендә атнага ике тапкыр шөгыльләнәбез. Дәрес куркынычсызлыктан башланып китә, юл билгеләрен, юл хәрәкәтендәге төп кагыйдәләрне өйрәнәбез. Аннары зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтүгә күчәбез. “Куркынычсыз көпчәк” конкурсының район этабына әзерләнәбез. Хәзерге вакытта төп игътибарны гамәли юнәлешкә, велосипедны фигуралы йөртүгә юнәлтәбез, - дип сөйләде Биектауның 4 нче мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Николай Сергеев.

Велосипедны фигуралы йөртү ”Куркынычсыз көпчәк” конкурсындагы биш сынауның берсе. Аның катлаулылыгы шунда, каршылыклар арасындагы аралык нибары 1 метр 30 сантиметр, узып киткән саен ул 5 сантиметрга тарая бара. Катнашучылар узып китәргә тиешле иң кечкенә аралык - нибары бер метр ун сантиметр. Моннан тыш, тагын башка таләпләр дә бар. Мәсәлән, көпчәкнең диаметры 60 сантиметрдан артмаска, протекторның киңлеге 40 миллиметрдан ким булмаска тиеш. Балалар конкурсы өчен шактый катлаулы шартлар, әмма Биектауның 4 нче мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды елның елында район призерлары өчлегенә керә.

- Биектауның 4 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды сафына кергән балалар күп. Биредә юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү өчен махсус җиһазлар бар. Бу мәктәп ел саен район буенча призлы урын яулый, - дип сөйләде “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесенең Биектау бүлеге җитәкчесе Алсу Сафиуллина.

Биектау районында барлыгы 30лап яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды бар. Алар барысы да ел да үткәрелә торган һәм өч этаптан торучы конкурска әзерләнәләр. Аларны район, зона һәм республика финалы көтә. Узган ел иң югары нәтиҗәгә Биектауның 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды иреште. Зона этабында 25 районнан килгән командалар катнашты. Биектаулылар анда 8 нче урынны алдылар, ә быел алар күрсәткечләрне яхшырту теләге белән әзерләнәләр.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев