Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Куркынычсызлык чаралары көчәйтелә

Биектау районында Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы бу атнада чәршәмбе көнне булды. Комиссия әгъзаларыннан кала, анда мәктәп, спорт объектлары директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, куркыныч ихтималы зур булган объектлар җитәкчеләре чакырулы иде. Утырышны район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин алып барды. Дөньядагы терактларга бәйле фаҗигале вакыйгалар аркасында, безнең илдә халык күп җыела...

Биектау районында Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы бу атнада чәршәмбе көнне булды.

Комиссия әгъзаларыннан кала, анда мәктәп, спорт объектлары директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, куркыныч ихтималы зур булган объектлар җитәкчеләре чакырулы иде. Утырышны район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин алып барды. Дөньядагы терактларга бәйле фаҗигале вакыйгалар аркасында, безнең илдә халык күп җыела торган урыннарның һәм башка объектларның якланышы буенча өстәмә чаралар күрелә.

"Высокогорский" эчке эшләр бүлеге начальнигы Рөстәм Минҗанов полиция хезмәткәрләренең вазгыять катлаулануның теләсә нинди шартларында эшләргә әзер булуларын һәм авыл җирлекләре белән хезмәттәшлек итүгә, гражданнарның ярдәменә өметләнүләрен ассызыклап әйтте. Мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына пропуск белән кертү, ата-аналар патруле һәм ДНД, торак пунктларда, мәчетләрдә һәм чиркәүләрдә таныш булмаган шикле кешеләргә карата уяу булу - район территориясендә гражданнарның иминлеген кайгыртып тәэмин ителергә тиешле нәрсәләр менә шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев