Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Кулъяулык чигү серләре

"Ак калфак" иҗтимагый оешмасы милли гореф-гадәтләрне, халык бәйрәмнәрен, кул эшләрен яңарта. Истәлеккә чиккән кулъяулык бүләк итү - халкыбызның иң матур гадәтләреннән берсе. 17-19 майда Казанда Татар хатын-кызларының III Бөтендөнья форумы уздырылачак. Анда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына чигелгән кулъяулыклар һәм чигүле сөлгеләр күргәзмәсен оештыру планлаштырыла. "Ак калфак" район оешмасы Биектау хатын-кызларын...

"Ак калфак" иҗтимагый оешмасы милли гореф-гадәтләрне, халык бәйрәмнәрен, кул эшләрен яңарта. Истәлеккә чиккән кулъяулык бүләк итү - халкыбызның иң матур гадәтләреннән берсе.

17-19 майда Казанда Татар хатын-кызларының III Бөтендөнья форумы уздырылачак. Анда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына чигелгән кулъяулыклар һәм чигүле сөлгеләр күргәзмәсен оештыру планлаштырыла.

"Ак калфак" район оешмасы Биектау хатын-кызларын әлеге күргәзмәдә катнашырга чакыра. Кулъяулыклар, милли бизәкләр төшереп, төсле җепләр (мулине) белән чигелә («крестик» белән түгел). Кулъяулыклар һәм сөлгеләр күргәзмәсе "Илемне саклаучыга вәгъдә бүләгем - чиккән кулъяулыгым", "Сабантуй батырына чиккән сөлгем - минем бүләгем" дип аталачак.

"Ак калфак" республика оешмасы апрель аенда Казанда милли ризыклар әзерләү буенча кулинарларга мастер-класс уздырачак.

Фото с сайтаhttp://www.maam.ru/detskijsad/iz-opyta-raboty-po-hudozhestveno-yesteticheskomu-vospitaniyu-doshkolnikov-znakomstvo-s-tatarskim-ornamentom.html http://www.maam.ru/detskijsad/iz-opyta-raboty-po-hudozhestveno-yesteticheskomu-vospitaniyu-doshkolnikov-znakomstvo-s-tatarskim-ornamentom.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев